22 апрель 2016 яңалыклары
-
Әтнәнең 8 яшүсмере гражданин булды
21 апрель көнне Татарстанда музейлар көне старт алды. Аның, шулай ук "Я - гражданин России", "Мин - Татарстан баласы" акциясе кысаларында "Әтнә туган якны өйрәнү музее"нда яшь егет-кызларга Россия Федерациясе паспортлары тапшырдылар. 8 яшүсмер районның миграция хезмәте җитәкчесе подполковник Лира Фәгъмиева кулыннан тормыштагы иң мөһим төп документны кабул итеп алдылар....
-
Әтнәнең Гөлүсәсе – беренче! “Калфак туе”на барачак!
ТР Бөтендөнья татар хатын-кызлары "Ак калфак" : Җәмәгать, ИГЪТИБАР!!! Ике ай дәвамында "Ак калфакка", калфакка, "Ак калфаклыларга" багышланган шигырь бәйгесе үтте!!!! Без чын мәгънәсендә Сезнең белән горурланабыз! Бу нәтиҗәләрне без түземсезлек белән көттек! Сезнең шигырьләрегезне чын шагыйрьләр укып бәя куйды!!!Шулай итеп... НӘТИҖӘЛӘР: 1нче урын - Унөченче шигыребез!!!Гөлүсә Батталова!!!Әтнә районы Күәм...
-
Әтнәләр ишеттегезме, 5 машина бәрелгән
Кичә "Казан-Алексеевское" трассасында берьюлы 5 машина бәрелешкән. Бер кеше вафат булган. Социаль челтәрләрдәге фотоларга караганда, вафат булучы - хатын-кыз. Ул Daewoo Nexia машинасында була, әйтүләренчә куркынычсызлык каешын такмаган. Машиналарның барысы да зыян күрә, кайберләре дамба астына да тәгәри. Чыганак: http://www.tatpressa.ru/ Әтнәләр, сак булыгыз! Бәла аяк астында, диләр. "Тизлекне арттырмыйча, юл...
-
Тукай – Олы Әтнәдә
1892 елның июнь уртасыннан 1894 елның көзенә кадәр Габдулла Тукай Кырлай авылында яши. Габдуллаҗан НИГЪМӘТҖАНОВ, Югары Көек авылы Ир баласы булмаган Сәгъди абзый аны асрарга уллыкка ала. Кырлайда торганда Сәгъди абзый белән Олы Әтнәгә килә. Габдулла Тукай үзенең "Исемдә калганнар" исемле автобиографик очеркында менә нәрсәләр яза: "Кайвакыт җәй көне әти...
-
Әтнәләр, “Алтын каләм”–“Золотое перо” –2016" башланды
Шул исемдәге балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты XXI Республика фестивале муниципаль этапның башлануын хәбәр итә. Муниципаль һәм республика этабына материалларны 20 нче майга кадәр, читтән торып республика этабына катнашу 20 майдан 10июньгә кадәр тапшырырга кирәк. Көндезге республика этабына катнашу өчен чакырулар 15 июньгә кадәр җибәреләчәк. Финал өлеше 20-24 июнь көннәрендә...
-
Әтнәдә – “Хайван хакы бар ул!”
Ничек яшисең, авыл Әтнәдә - "Хайван хакы бар ул!" 77 яшьлек Зөләйха әби Галиуллина белән сөйләшкәннән соң озак уйланып йөрдем. "Киленемне бер татарга да алыштырмыйм", -ди ул. Сүрия МИНГАТИНА - Безнең авылның матурлыгын әйтеп бетерә торган түгел, читенлеге дә бар, белгечләр юк, бик кирәк чаклар була, сыерым бик авыр бозаулады,...
-
Мәскәүдән Петербургка 100 сумга: хәзер бу мөмкин - “Әтнә таңы”
Россиядә беренче лоукостер автобус эшли башлады. Арзанлы автобусны Busfor компаниясе гамәлгә кертте. Арзан бюджетлы автобус рейсы Мәскәү-Петербург юлын таптаячак. Бу хакта "Известия" газетасы хәбәр итә. Әлегә мондый рейслар көненә ике тапкыр башкарыла. Аны 4кә җиткерергә уйлыйлар. Ел ахырына кадәр компания илнең тагын 30 популяр юнәлешендә шундый автобуслар җибәрергә планлаштыра. Сервисны...
-
Әтнә Эчке эшләр бүлеге бәйге игълан итә
Халыкара балаларны саклау көне якынлашу уңаеннан, шулай ук халык белән уңай мөнәсәбәтләр урнаштыру максаты белән Әтнә районы Эчке эшләр бүлеге Россия мульт һәм киногеройлары - эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә багышлап «Полицейский дядя Степа» балалар иҗат бәйгесе игълан итә. Бәйге берничә этапта - җирле, региональ һәм федераль дәрәҗәдә уза. Бәйгедә 6...
-
Әтнәдә төнлә бер градус җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада бүген кич, төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең секундына 17-22 метрга җитеп көчәю ихтималы бар. Төнлә һәм көндез кыска вакытлы яшен булачак, дип җиткерә синоптиклар. Күпчелек районнарда яңгыр ява....