Әтнәнең 8 яшүсмере гражданин булды
21 апрель көнне Татарстанда музейлар көне старт алды. Аның, шулай ук "Я - гражданин России", "Мин - Татарстан баласы" акциясе кысаларында "Әтнә туган якны өйрәнү музее"нда яшь егет-кызларга Россия Федерациясе паспортлары тапшырдылар. 8 яшүсмер районның миграция хезмәте җитәкчесе подполковник Лира Фәгъмиева кулыннан тормыштагы иң мөһим төп документны кабул итеп алдылар....
21 апрель көнне Татарстанда музейлар көне старт алды. Аның, шулай ук "Я - гражданин России", "Мин - Татарстан баласы" акциясе кысаларында "Әтнә туган якны өйрәнү музее"нда яшь егет-кызларга Россия Федерациясе паспортлары тапшырдылар.
8 яшүсмер районның миграция хезмәте җитәкчесе подполковник Лира Фәгъмиева кулыннан тормыштагы иң мөһим төп документны кабул итеп алдылар.
Тантанада аларның әти-әниләре, район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, Олы Әтнә авыл җирлеге советы рәисе урынбасары Резеда Маликова да катнашып, бу көн беләгн котладылар, чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев