Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, “Алтын каләм”–“Золотое перо” –2016" башланды

Шул исемдәге балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты XXI Республика фестивале муниципаль этапның башлануын хәбәр итә. Муниципаль һәм республика этабына материалларны 20 нче майга кадәр, читтән торып республика этабына катнашу 20 майдан 10июньгә кадәр тапшырырга кирәк. Көндезге республика этабына катнашу өчен чакырулар 15 июньгә кадәр җибәреләчәк. Финал өлеше 20-24 июнь көннәрендә...

Шул исемдәге балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты XXI Республика фестивале муниципаль этапның башлануын хәбәр итә.

Муниципаль һәм республика этабына материалларны 20 нче майга кадәр, читтән торып республика этабына катнашу 20 майдан 10июньгә кадәр тапшырырга кирәк.

Көндезге республика этабына катнашу өчен чакырулар 15 июньгә кадәр җибәреләчәк.

Финал өлеше 20-24 июнь көннәрендә була. Әлеге фестиваль ТРның яшьләр эше һәм спорт Министрлыгы, ТРның Журналистлар Союзы һәм "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләрнең Республика агентлыгы белән берлектә оештырыла.

"Алтын каләм"нең максаты - яшь журналистларны, иҗади эшләүче сәләтле яшьләрне табу һәм ярдәм итү, социаль проектларга һәм журналистикага яшьләрне тарту;

Язарга тиешле темалар:

"Татарстан республикасында яшьләр сәясәте",

"Заманча журналистика нәрсә ул",

"Яшьләр арасында укуны ничек популярлаштырырга?"

"Балалар һәм яшьләрнең җәмәгать оешмалары - яшьләр хәрәкәтен үстерүнең бер факторы"

"Заманча һәм җаваплы шәхесне формалаштыруда тәрби роле турында"

"Яшьләр экстремизмга каршы",

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" ГТО комплексы",

"Татар халык шагыйре Габдулла Тукай тууга -130 һәм Совет татар шагыйре Муса Җәлил тууга -110 ел" .

Хөрмәтле укучылар һәм яшь хәбәрчеләребез!

Әлеге конкурс сезгә таныш, арагызда әлеге бәйгегә катнашканнарыгыз да бар. Быел да катнашып карагыз, темалар сез язмаслык түгел.

Районыбыз мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укучылары да укучыларга ярдәмгә килер дип өметләнәбез. Катнашырга теләсәгез, тулы мәгълүмат бездә, "Әтнә таңы" редакциясендә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев