Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы битараф булмасын иде

Соңгы вакытта руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган килеш утыру нәтиҗәсендә килеп чыккан юл фаҗигаләре саны артканнан арта. Бу хакта вакытлы матбугаттан укып та, телевизорлардан ишетеп тә торабыз. Шушы уңайдан республикада «Алкоголь и автомобиль несовместимы» акциясе уза. Аның кысаларында, юлларда яки авыл урамнарында руль артына исерткеч эчемлекләр кулланып утыручыларны күргән очракта,...

Соңгы вакытта руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган килеш утыру нәтиҗәсендә килеп чыккан юл фаҗигаләре саны артканнан арта. Бу хакта вакытлы матбугаттан укып та, телевизорлардан ишетеп тә торабыз. Шушы уңайдан республикада «Алкоголь и автомобиль несовместимы» акциясе уза. Аның кысаларында, юлларда яки авыл урамнарында руль артына исерткеч эчемлекләр кулланып утыручыларны күргән очракта, Эчке эшләр яки ЮХИДИ бүлегенә 2-15-75 яисә 2-15- 80 телефоннары аша шалтыратып хәбәр итә аласыз. Әлеге гамәлегез юл һәлакәтен булдырмый калырга мөмкин.

Шулай ук штрафларны вакытында түләүне һәм шулай ук яртысын гына түләүне күздә тотып, административ хокук бозу турындагы карарны электрон почта аша алу мөмкинлеге булдырылды. Моның өчен ЮХИДИ www.gibdd.tatarstan.ru сайтының " В помощь водителю" бүлегенә кереп, үзеңнең электрон почта адресын калдырырга кирәк. Махсус бланкны шәхси һәм юридик затларга Әтнә ЮХИДИ бүлегенә килеп тә тутырып китәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев