27 апрель 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, Казаннан башкалага һәм Петербургка баручы поезд расписаниеләре вакытлыча үзгәрә
Эш шунда, Бурга-Кече Вишера юлында ремонт бара. Шул сәбәпле 133нче Казан-Санкт-Петербург һәм 205нче Казан-Мәскәү поездлары яңа расписание буенча йөри. Төньяк башкалага йөрүче поездлар 11-27 майларда, Мәскәүгә баручы поезд 4 һәм 10 майларда башка вакытта кузгалалар.
-
Әтнәдә юл билгеләре куелды
Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан юл хәрәкәтен булдыру һәм Олы Әтнә территориясендә гражданнарның куркынычсызлыгын саклау максатыннан, 2015 елда түбәндәге чаралар күрелгән: Пролетар урамында урнашкан мәктәп янында, Росгосстрах һәм Совет урамы буенча балалар бакчалары биналары янында, Б.Җиһаншин урамында урнашкан Габдулла Тукай исемендәге техникум һәм К.Маркс һәм Новая урамнарындагы торак...
-
Әтнә халкы битараф булмасын иде
Соңгы вакытта руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган килеш утыру нәтиҗәсендә килеп чыккан юл фаҗигаләре саны артканнан арта. Бу хакта вакытлы матбугаттан укып та, телевизорлардан ишетеп тә торабыз. Шушы уңайдан республикада «Алкоголь и автомобиль несовместимы» акциясе уза. Аның кысаларында, юлларда яки авыл урамнарында руль артына исерткеч эчемлекләр кулланып утыручыларны күргән очракта,...
-
Әтнә өстендә тавыш-тынсыз очкыч
Ни генә димәсеннәр, кешелекнең фән һәм яңа технологияләргә тартылуы дәвам итә. Күптән түгел, бер заряд белән 300 километр ара узарга сәләтле, энергияне кояштан алучы, тизлеге дә шактый булган автомобиль турында язган идек. Инде кояш батаресендә эшләүче самолет турында язарга була. Американың шундый самолеты Тын океан өстеннән очып, Калифорниягә кайтты. Дөрес,...
-
Әтнәнең Мәңгәрендә «Балкыш» сәхнәне гөрләтте
Фестиваль Районыбыз мәдәният йортлары сәхнәләрендә кабат ветераннар «ут уйната». Быел өченче тапкыр узган «Балкыш» фестивале концертларын тамашачылар да бик яратып кабул итә. «Фестивальнең беренче туры тәмамланып килә. Бәрәскә мәдәният йортында - Бәрәскә һәм Әтнә авыл җирлекләре, Күшәр мәдәният йортында - Күңгәр, Өҗем авыл җирлекләре, Кышлауда - Яңа Шашы һәм Кышлау...
-
Әтнәнең Күәм мәктәбендә Габдулла Тукайга багышланган чаралар узды
"Күәм урта мәктәбендә Габдулла Тукай белән бәйле чаралар күп булды", - дип хәбәр иттеләр. 25 апрель көнне авыл китапханәчесе Луиза Вафина җитәкчелегендә бер төркем укучылар балалар бакчасына "Тукай геройлары кунакта" исемле спектакль әзерләп барганнар. 26 апрель көнне китапханәче мәктәптә Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырган. Укытучы Гөлнара Сөнгатова шагыйрьнең...
-
Әтнәләргә үгет-нәсыйхәт
1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Борын заманнардан ук Ватанны саклау, аңа хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган.
-
Әтнә мәктәпләре түбәсендә дә Татарстан флаглары җилферди башлар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә һәр мәктәп республика флагын эләргә тиеш. Бу хактагы Указны Татарстан Президенты 23 апрелҗ көнне имзалады. Рәсми документка караганда, флаг мәктәпнең милек формасына карамастан бина өстендә яки мәктәп территориясендә эленергә тиеш. Әгәр дә урта, төп мәктәпләрне, аларның филиалларын, шулай ук балалар бакчасы-мәктәпне дә исәпкә алсак,...