Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә үгет-нәсыйхәт

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Борын заманнардан ук Ватанны саклау, аңа хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган.

Һәрбер сау-сәламәт ир-егетнең Ватаныбыз, ата-анабыз алдында торган дәрәҗәле, изге бурычы ул. Хәрби хезмәткә алыну егетнең сау-сәламәт, көчле-куәтле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, егет физик яктан гына түгел, рухи яктан да ныгып, якыннарына, гаиләсенә ышанычлы, нык терәк була.

Хәрби хезмәткә алыну - хөкүмәтебезнең кнуннары, әмерләре буенча башкарыла. Бу канун, әмерләрне үтәү һәр ватандашыбызның вазифасыдыр. Бу вазифа да динебезнең әмередер. Коръән-кәримдә дә "Үзебезнең Ватаныбызны эчке вә тышкы дошманнардан саклау турында" күп кенә аятьләр бар. "Үзләренә гаделсез һөҗүм иткән очракта җәберләнгән мөселманнарга сугышырга рөхсәт ителде", - диелә 22 сүрә, 39 аятьтә. Хәрби хезмәттән сәбәпсез качып калу Пәйгамбәребез күрсәткән иң авыр җиде гөнаһ рәтенә керә. Коръән-кәримнең 4 сүрә 95 аятьтә, 9 сүрә 38-40 һәм башка күп кенә аятьләрендә андыйларның олы гөнаһлы булуын исбатлыйлар. Улларыбызны, оныкларыбызны хәрби хезмәткә озатканда эчертеп-исертеп җибәрү дөрес эш түгел. Хәрәмнән башланган эшнең нәтиҗәсе хәерле, бәрәкәтле булмый...

(Мәкаләнең тулы вариантын газетада укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев