Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Мәңгәрендә «Балкыш» сәхнәне гөрләтте

Фестиваль Районыбыз мәдәният йортлары сәхнәләрендә кабат ветераннар «ут уйната». Быел өченче тапкыр узган «Балкыш» фестивале концертларын тамашачылар да бик яратып кабул итә. «Фестивальнең беренче туры тәмамланып килә. Бәрәскә мәдәният йортында - Бәрәскә һәм Әтнә авыл җирлекләре, Күшәр мәдәният йортында - Күңгәр, Өҗем авыл җирлекләре, Кышлауда - Яңа Шашы һәм Кышлау...

Фестиваль

Районыбыз мәдәният йортлары сәхнәләрендә кабат ветераннар «ут уйната». Быел өченче тапкыр узган «Балкыш» фестивале концертларын тамашачылар да бик яратып кабул итә.

«Фестивальнең беренче туры тәмамланып килә. Бәрәскә мәдәният йортында - Бәрәскә һәм Әтнә авыл җирлекләре, Күшәр мәдәният йортында - Күңгәр, Өҗем авыл җирлекләре, Кышлауда - Яңа Шашы һәм Кышлау авыл җирлекләре өлкәннәре матур гына чыгышлар күрсәтте, - ди район ветераннар советы рәисе Мингазиз абый Зиннәтов. - Өлкәннәребез, сөбханалла, күбесе әлеге фестивальдә бик теләп катнаша. Тамашачыларыбыз да мондый чыгышларны сагынганнар, көчле алкышлар белән чыгыш ясаучыларга дәрт биреп тордылар. Һәр концертны мәдәният бүлеге методистлары карап, иң яхшы дип табылган чыгышларны барлап бардылар. Иң - иңнәрдән торган гала концертны Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә район сәхнәсеннән күрергә мөмкин булачак. "Балкыш" фестивалендә катнашучыларга вакыт табып, авырту-сырхауларга карамыйча, сәхнәгә менеп чыгыш ясаганнары өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә".

Ә менә Олы Мәңгәр җирлегенә кергән авылда яшәүче өлкәннәр фестиваль концертын Мәңгәр мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәттеләр. Ике сәгать кә якын барган концертны залда утырган һәркем яратып карады. Карамаслык та түгел шул. Өлкәннәрнең күбесе үз гомерендә беренче тапкыр сәхнәгә менде. Шуңа да карамастан, сынатучылар булмады. Дөресен генә әйткәндә, әлеге матур кичәнең башы ел буена мәдәният йорты китапханәсендә ветераннар советының Люция апа Әхмәтҗанова белән бергәләп оештырган очрашуларга барып тоташа. Әнә шул кичәләр " Асылташ" клубы эшчәнлеге буларак өлкәннәрне берләштерде, бербөтен итте.

Концертны сәхнәгә марш атлап чыккан пионерлар отряды башлап җибәрде. Ак күлмәк, кара итәк, кызыл галстук, чәчләрдәге бантлар... Укучылар котларга килгәндер, дисезме. Юк шул, болар - кабат пионер чакларына кайткан өлкәннәребез иде. Авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәлимә апа Закировага "Балкыш" фестиваленә әзерлекләрен белдереп, рапорт биргәннән соң, тамаша башланып китте. Марича да җырлап тыпырдадылар, кодагыйлар да булып серләштеләр, хәтта мәктәптә укыган чактагы биюләрне дә кабат сәхнәгә менгезделәр. Һәр чыгыш күңелгә якын, элеккеге моңлы җырлар да сагындырган, җырлы - биюле түгәрәк уеннарыбыз кабат үткән көннәрне искә төшереп, йөрәкләрне җилкендерде. Һәм боларны барысын да бүгенге көндә лаеклы ялды булган өлкәннәребез башкарды. Яшьләре 80 гә якынлашкан Роза апа Фәйзрахманова белән Тәскирә апа Сабирова белән бергә алардан азга гына калышып килгән Илсөяр апа Вәлиева, Резеда апа Валиуллина, Мәүлидә апа Шәвәлиева, Римма апа Хөсәенова, Хәтирә апа Рәхимова, Зәйтүнә апа Латыйпова, Нүрия апа Мөхәммәтҗанова, Найлә апа Шакирова, Надия апа Равзетдинова, Найлә апа Гыйлемханова, араларында ир затыннан бердәнбер булган Рәүф абый Закиров сәхнә түрендә якты йолдыз булып балкыдылар. Монда бар да табигый, бернинди ясалмалылык, кылану юк. Шуның белән алдырдылар да. Бар икән әле Мәңгәрдә талантлар. Вакыт тузаны гына каплый алмый шул чын асылташларны. Залда утыручылар "Болай итеп тә концерт куеп була икән", - дип пышылдашты, күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре иде.

Концертның башыннан ахырына кадәр үзенең баяны белән музыкаль бизәлешен тәэмин иткән район мәдәният йорты хезмәткәре, баянчы Фарис Биккининга да рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Өлкәннәрне берләштереп, кайсын көйләп, кайсын җайлап дигәндәй сәхнә түренә чыгарган, шундый матур, эчтәлекле тамаша оештыру өчен бар көчен кызганмаган Хәлимә апа Закирова,һәрчак ярдәмгә әзер торган китапханәче Гөлшат Гарифҗанова, авыл советы җитәкчесе урынбасары Гөлназ Мусина, мәдәният йорты хезмәткәрләре Вәсилә Җаббарова, Лилия Ибраһимова һәм башкаларның тырышлыгын да танымый мөмкин түгел. Шулай ук "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы идарәсе, авыл советы җитәкчелеге дә бу эштән читтә калмыйча, кулдан килгәнчә ярдәм итеп торды, чәй өстәлләре, күчтәнәч пакетлар әзерләп өлкәннәрнең күңелен күрде. Әнә шулай бергә-бергә , кулны кулга тотынышып эшләгән эшнең генә нәтиҗәсе дә күңелдәй була шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев