Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә хуҗалыкларын су басмады

Интернетта Татарстанның 38 хуҗалыгын су басты дип хәбәр итәләр. Бу Салмачи һәм Вишневка бистәләрендә булган. Аеруча Салмачиның күңелгә якын Әтнә урамын са басуга көенәбез. Әтнәдә бу яктан тыныч үзе. Күәмдә ташкынның берәүләрнең ишегалды һәм сарайлары аркылы агып үтүен, икенче берәүләрнең туп-туры өйләренә килүче ташкынны кырыйга борып азаплануын, Әтнә инешенең кинәт...

Интернетта Татарстанның 38 хуҗалыгын су басты дип хәбәр итәләр. Бу Салмачи һәм Вишневка бистәләрендә булган. Аеруча Салмачиның күңелгә якын Әтнә урамын са басуга көенәбез.

Әтнәдә бу яктан тыныч үзе. Күәмдә ташкынның берәүләрнең ишегалды һәм сарайлары аркылы агып үтүен, икенче берәүләрнең туп-туры өйләренә килүче ташкынны кырыйга борып азаплануын, Әтнә инешенең кинәт күтәрелеп, бер-ике хуҗалыкның мунча, йортларына кадәр җитүен исәпләмәгәндә...

Дөрестән дә, әнә килә, менә килә дип көткән яз, кинәт кенә, һәрвакыттагыча бер дә уйламаганда килеп җитте дә, әллә нәрсәләр майтарып ыргытты. Әнә, Каенсарның киң тыкрыгында бер метр диаметрлы җир убылган, тирәнлеге ике метр чамасы. Әле ул чокыр як-якка таба да азрак кергән кебек күренә, димәк, диаметр киңәергә дә мөмкин. Кыскасы, яз галәмәте инде. Ахыры хәерле булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев