Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә китап яратучылары Тукай музеенда кунак булды

"Өлкән яштәге укучыларыбызның үтенече буенча бүген Арча районы Кушлавыч авылында урнашкан Тукаевлар гаиләсе музей йортына сәяхәткә бардык. Безне ачык йөзе, җылы карашы белән якташыбыз, музей хезмәткәре Мөхәммәтшина Ләйлә Мөнир кызы каршы алды. Ике сәгаткә сузылган сәяхэт сизелмичә дә узып китте. Шушы вакыт эчендэ Ләйлә ханым безгә бөек шагыйребез, аның балачагы,...

"Өлкән яштәге укучыларыбызның үтенече буенча бүген Арча районы Кушлавыч авылында урнашкан Тукаевлар гаиләсе музей йортына сәяхәткә бардык. Безне ачык йөзе, җылы карашы белән якташыбыз, музей хезмәткәре Мөхәммәтшина Ләйлә Мөнир кызы каршы алды. Ике сәгаткә сузылган сәяхэт сизелмичә дә узып китте. Шушы вакыт эчендэ Ләйлә ханым безгә бөек шагыйребез, аның балачагы, нәселе, аңа нисбәтле чордашларының истәлекләре турында шактый бай мәгълүмат җиткерде. Әлеге авылда Тукайның әтисенең кабере дә сакланган. Музейда булганнан соң шунда юл тоттык. Экскурсиянең соңгы тукталышы - Г.Тукайга куелган һәйкәл иде. Көнебез файдалы, хатирәләргә бай булды. Рухи яктан баеп, сафланып кайттык. Кушлавыч авылындагы музейга баруны һәммәгезгә киңәш итәр идек. Кул сузымында гына никадәр тарихи сәхифәләр җәйрәп ята бит! Сүзебез соңында музей хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Тукай рухын саклап, Тукай хәзинәсен барлап бүгенге, киләчәк буыннарга җиткерүдә әйтеп-бетергесез олы хезмәтегездә уңышлар телибез!"- дип хәбәр иттеләр безгә Әтнә үзәк Китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев