21 апрель 2016 яңалыклары
-
Юл билгеләренә игътибарлы булыгыз - "Әтнә таңы"
ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев машина йөртүчеләрне күздә тотып, район юлларындагы яңалыклар белән таныштырып китте. "Әтнәнең үзәк урамындагы ИП Гыйниятов һәм "Мәликә" кибетләре янына "Остановка запрещена" билгесе куелды. Биредә машина белән туктарга теләүчеләр игътибарлы булсыннар иде. Инвалидлар өчен дип билгеләнгән урыннарга машина куйган өчен штрафның 5000 сум тәшкил итүен дә истән...
-
Әтнәдә бөек шагыйрьне искә алдылар
"Кышлау мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Сөй гомерне, сөй халкымны, сөй дөньясын!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы һәрьяктан яктыртылды. Бәйрәмдә бүгенге көндә лаеклы ялда булганнар: укытучы Венера Җиһаншина һәм Фирая Сафина катнашындагы жюри балаларга дөрес итеп баллар...
-
Әтнә китап яратучылары Тукай музеенда кунак булды
"Өлкән яштәге укучыларыбызның үтенече буенча бүген Арча районы Кушлавыч авылында урнашкан Тукаевлар гаиләсе музей йортына сәяхәткә бардык. Безне ачык йөзе, җылы карашы белән якташыбыз, музей хезмәткәре Мөхәммәтшина Ләйлә Мөнир кызы каршы алды. Ике сәгаткә сузылган сәяхэт сизелмичә дә узып китте. Шушы вакыт эчендэ Ләйлә ханым безгә бөек шагыйребез, аның балачагы,...
-
Футбол финалы Казанда уза - "Әтнә таңы"
Футбол буенча барган Россия кубогының финалы "Казан-Арена"да узачак. Инде финалда уйнарга тиешле командалар да билгеле. Ярымфиналда Петербург "Зенит"ы Пермь "Амкар"ы белән уртак нәтиҗәгә уйнады, шулай да пенальтилар сериясендә өстен чыкты. Икенче финалчы да билгеле: Мәскәү "ЦСКА"сы "Краснодар"ны җиңеп, финалга чыкты.
-
Әтнәләр, ни бу?
Әлеге рәсемгә карап баш ватарлык. Төрлечә уйлап була. Ә без"Рәсем асты языгыз әле" дип әйтмәкче булабыз. Иң тапкыр авторны соңыннан җиңүче итеп билгеләрбез. Җиң сызганып тотыныгыз әле! Башладык...
-
Әтнә журналистлары өмәдә
"Кеше эшләгәнне кем дә яза аны, үзең эшләп кара!" дип әйтергә ярата иде әтием. Гел менә шуны истә тотып яшәдем. Безнең, "Әтнә таңы"н да эшләүчеләр, барыбыз да, классик язучыбыз язганча, "тормышның төбеннән" күтәрелгәннәр. Шулай булгач, беребезгә дә җир эше ят түгел. Елның елында өмәгә чыгабыз, агач утыртабыз, тагын нинди эш...
-
Әтнәләр дә Казанда узачак марафонда катнашырга уйлыйлар
15 май көнне "Казан марафоны-2016" уза. Анда катнашу теләген 7500 кеше белдергән инде. Массакүләм йөгерү "Үзеңне тикшер!" шигаре астында үтә. Катнашучылар үзләрен 42,2 км, 21,1 км, 10 км һәм 3 км араларда йөгереп кенә сынамыйлар. Теләүчеләр ВИЧ-инфекциягә каршы да тикшеренә алалар. Марафонда Россия Хөкүмәте рәисе булышчысы Геннадий Онищенко, Татарстанның атказанган...
-
Әтнәдә көн яңгырлы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 21 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, республикада 21 апрель кичендә, шулай ук 22 апрельдә төнлә һәм иртән җилнең сизелерлек көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 17-22 (Казанда 15-20) метрга җитәчәк. Бүген көндез күпчелек районнарда...
-
Әтнәдә "копейка"лар күренми
Кичә илдәге иң популяр автомобиль җитештерүче АвтоВАЗ чираттагы туган көнен билгеләп үтте: беренче "ВАЗ-2101"не чыгарганга 46 ел узган. Шунысы кызык, беренче партия 5 миллион данә итеп җитештерелгән. Барысы 17,6 данә "копейка" дөнья күргән, бу - дөньяда икенче күрсәткеч! "Копейка" әле дә иң нык, ышанычлы автомобиль санала. Кызганычка каршы, соңгы елларда...