Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл билгеләренә игътибарлы булыгыз - "Әтнә таңы"

ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев машина йөртүчеләрне күздә тотып, район юлларындагы яңалыклар белән таныштырып китте. "Әтнәнең үзәк урамындагы ИП Гыйниятов һәм "Мәликә" кибетләре янына "Остановка запрещена" билгесе куелды. Биредә машина белән туктарга теләүчеләр игътибарлы булсыннар иде. Инвалидлар өчен дип билгеләнгән урыннарга машина куйган өчен штрафның 5000 сум тәшкил итүен дә истән...

ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев машина йөртүчеләрне күздә тотып, район юлларындагы яңалыклар белән таныштырып китте. "Әтнәнең үзәк урамындагы ИП Гыйниятов һәм "Мәликә" кибетләре янына "Остановка запрещена" билгесе куелды. Биредә машина белән туктарга теләүчеләр игътибарлы булсыннар иде. Инвалидлар өчен дип билгеләнгән урыннарга машина куйган өчен штрафның 5000 сум тәшкил итүен дә истән чыгармасагыз иде. Шулай ук Әтнәнең Совет урамында машина белән барганда тизлек 30 километр сәгатьтән артмаска тиеш. Җәүлеләр дә юлларда сак булсын иде. Юл аша чыкканда бары тиешле урыннан гына чыгуыгыз сорала. Шулай булмаганда 500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк", - ди ул. Узган атнада әнә шундый 4 җәяүле җаваплылыкка тартылган. 2 җәяүле яктылык кайтаргыч элементсыз йөргән өчен, 12 машина йөртүчегә тизлекне тиешледән арттырган өчен, 8 машина йөртүчегә куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән өчен протоколлар төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев