Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә журналистлары өмәдә

"Кеше эшләгәнне кем дә яза аны, үзең эшләп кара!" дип әйтергә ярата иде әтием. Гел менә шуны истә тотып яшәдем. Безнең, "Әтнә таңы"н да эшләүчеләр, барыбыз да, классик язучыбыз язганча, "тормышның төбеннән" күтәрелгәннәр. Шулай булгач, беребезгә дә җир эше ят түгел. Елның елында өмәгә чыгабыз, агач утыртабыз, тагын нинди эш...

"Кеше эшләгәнне кем дә яза аны, үзең эшләп кара!" дип әйтергә ярата иде әтием. Гел менә шуны истә тотып яшәдем.

Безнең, "Әтнә таңы"н да эшләүчеләр, барыбыз да, классик язучыбыз язганча, "тормышның төбеннән" күтәрелгәннәр. Шулай булгач, беребезгә дә җир эше ят түгел. Елның елында өмәгә чыгабыз, агач утыртабыз, тагын нинди эш бар - катнашабыз. Чисталыкны, табигатьне барыбыз да бик яратабыз. Чәчәкләр үстерәбез, гөмбәләр "үстерәбез"...

Чисталык икеайлыгы игълан ителүгә үзебезгә беркетелгән урамнарны карап кайтабыз, җыештырабыз, җыештыртабыз. Аз гына вакыт булдымы менә бу фотодагыдай дәррәү кубабыз. Бездән соң күтәрелеп калган яшел чирәмнәр рәхмәт әйткәндәй тоела. Чынлап та шулайдыр ул!

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев