Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кошларны каршыларга әзер

Рәхим итегез,дуслар! Яз,яз,яз җитте, Тәрәзәне ачтылар Тып,тып,тып итә Эре,эре тамчылар. Чыннан да,урамда яз хөкемлек итә.Көннән көн кояшның җылы нурлары яз җитүен хәбәр итә.Күптән көткән канатлы дусларыбыз-кара каргалар да туган якларына кайтып,оя кора башладылар. Язгы саф һаваны ярып,әйтерсең лә,үзләренең исән-сау әйләнеп кайтуларын хәбәр итәләр. Ә тиздән сыерчыклар да кайтыр вакыт җитә....

Рәхим итегез,дуслар!

Яз,яз,яз җитте,

Тәрәзәне ачтылар

Тып,тып,тып итә

Эре,эре тамчылар.

Чыннан да,урамда яз хөкемлек итә.Көннән көн кояшның җылы нурлары яз җитүен хәбәр итә.Күптән көткән канатлы дусларыбыз-кара каргалар да туган якларына кайтып,оя кора башладылар. Язгы саф һаваны ярып,әйтерсең лә,үзләренең исән-сау әйләнеп кайтуларын хәбәр итәләр.

Ә тиздән сыерчыклар да кайтыр вакыт җитә. Аларның кайтуын без түземсезлек белән көтәбез. Безнең мәктәп укучылары ел саен сыерчыкларга бүләккә яңа оялар ясап, үзара ярыш уздыралар. Быел да укучылар егермеләп оя ясап , үзләренең осталыкларын расладылар. 19 март көнне ярышка нәтиҗә ясау өчен "Ашыт" заказнигы инспекторы Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы килеп, укучыларга рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырды.Чыннан да ,оялар бик матур һәм төрле иде. Шундый матур оялар ясаганнары өчен, балаларга һәм аларның әти-әниләренә чын рәхмәт белдерәсе килә. Туган якларын сагынып кайткан канатлы дусларыбызга да оялар бик ошар дип уйлыйбыз. Аларның исән-имин әйләнеп кайтып, безгә ярдәм итүләре - табигатьне саклауда балаларның да өлеше бар икәнен күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев