Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә “Күшәр”е мул уңыш белән сөендерә

урак-2016 Хуҗалык һәр гектардан уртача 35,8 центнер уңыш алып сокландыра.

Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 3 августка игенне барлык мәйданнарның 72 процентында урып-җыйдылар. Район буенча ул 54 процентка башкарылды. Игътибар итәсездер - районда урып-җыю ел саен диярлек югары уҗыш алып, сыйфатлы һәм тиз башкарыла. Сәбәбе - Татарстанда эшләүче күп төрле дәүләт программалары белән бәйле. Әйтик, мелиоратив өлкә үсеше, фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеялары төзү программалары! Шул исәптән агросәнәгать өлкәсендәге техника яңартулар да мөһим роль уйный. "Күшәр"нең Ташчишмә бригадасында, әнә, 2 "Нью-Холланд" комбайны бик уңышлы эшли. Бу көнгә Фәрит Мөхәрләмов 8054 центнер ашлык суктырып алган инде. Наил Гайнетдиновныкы 6759 центнер тәшкил итә. "Нива"лар фонында бу саннар шактый зур. "Эшләргә үк күңелле, 2014 елдан шушы комбайнда мин", - ди комбайнчы. "Аеруча арыш куандырды: һәр гектардан 40 центнер уңыш җыеп алдык. Гектарыннан46 центнер уңыш биргән басу да булды", - ди агроном Динар Гарипов. "Нива" комбайнчылары Илфар Шакиров белән Рәлис Рәхмәтуллиннан тыш, Вәис Тимериев, Рәдиф Мортазин, Рифат Рәхмәтуллин һәм Ришат Хәйруллинның "КамАЗ" машиналары да берөзлексез басу-ындыр табагы юлын таптый. "Иртә таңнан төнге караңгыга чаклы басуда инде без. Егетләр - тырыш, техника әлегә чыгымламый. Иртәгә солы суктыра башлыйбыз, көзге арыш белән борчак суктыруны тәмамладык инде. Гомумән, эш уңай бара - барысына да Татарстан хөкүмәтенең эзлекле сәясәте ярдәмендә ирешелә", - дип саный хуҗалык рәисе урынбасары Рәис Җәләлетдинов.

Дөрестән дә, Татарстан агросәнәгать комплексының эффектив моделе республиканың азык-төлек куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итә. Республикабыз илнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре арасында лидерлар сафында. Һәр дүртенче татарстанлының язмышы авыл белән бәйләнгән. Татарстан югары сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән үз-үзен тулысынча тәэмин итә. Республикадагы минималь азык-төлек кәрҗине - Россиядә иң арзанлыларның берсе. Ә инде агросәнәгатьнең югары нәтиҗәлелеге һәм динамик үсеше - авылга инвестицияләр җәлеп итү, яңа технологияләр кертү, хуҗалык итүнең перспектив формаларына ярдәм итү, шулай ук авыл территорияләренең комплекслы үсешенә һәм социаль өлкәсенә тиешенчә игътибар итүдә дәүләт сәясәтенең уңай булуы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев