3 август 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, Аллага тапшырдык, үзе сакласын!
Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе 4-5 августта Татарстанның кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән җил булуы хакында хәбәр итә. 4 август көннең икенче яртысында һәм кич, 5 август төнендә урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында, секундына 25...
-
“Әтнә таңы” һәм флешмоб...– бүген бу!
Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, флешмоб биемәдек бүген, әмма "Чулпан" сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балаларның флешмоб биеп каршы алуларына шаккатып карап тордык. Үзләренә күрә кечкенә генә бәйрәм ясадылар алар безгә. Ничекме? Редакция журналистларын лагерьга очрашуга чакырдылар, бик теләп бардык. Ярый әле барганбыз, бу кадәр сәләтле балаларны, вожатый абыйлар Илшат, Рамил, Илдар...
-
Әтнә “Күшәр”е мул уңыш белән сөендерә
урак-2016 Хуҗалык һәр гектардан уртача 35,8 центнер уңыш алып сокландыра.
-
Әтнәдә уңайлы да, тиз дә башкаралар
дәүләт хезмәте Бу - уңайлы Россия Эчке эшләр министрлыгы гражданнарга төрле белешмәләр алу буенча дәүләт хезмәтләре тәкъдим итә.
-
Әтнәдә урып-җыюның хәлиткеч этабына аяк бастылар
Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 3 августка урып-җыю (тиешлегә карата процентларда), өченче - уртача уңыш (ц/га) Күшәр 49 35,8 Ленин 56 32,5 Күңгәр 72 28,7 Таң 59 28,0 Тукай 54 28,0 Шахтер 56 25,9 Дусым 62 25,8 Мәңгәр 47 24,2 Уңыш 40 23,4 Районда 54 28,4
-
Әтнәләр, “Розыск”тагы егет табылды
"2014 елдан бирле "Розыск"та булган Тазеев Илнур Чебоксар шәһәрендә табылды. Ике елга хөкем ителде. Бүгенге көндә төрмәдә...",- дип хәбәр итте җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимова
-
Әтнәләр, “Гомере бетсенгә куйганнар...”
"Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, мин дә аптыраганнан шалтыратам. Тормышыбыз артка тәгәри, кая барсак та, "бозык" диләр. Гаиләбездәге тынычлык беткәнгә 5-6 ел инде. Бөтенебез дә авырыйбыз, операция артыннан операциягә керәбез. Һаман кирегә барабыз да, кирегә барабыз... ...Теге ир дигән әйбер мине күрә дә алмый, шул ук вакытта миннән...
-
Әтнәләр, хәвеф-хәтәр булмасын
Татарстан Гидрометцентры һава торышының көйсезләнүе турында хәбәр итә. Бүген көндез Татарстан буенча көчле җил һәм яшенле яңгырлар булачагы хакында кисәтә. Игътибарлы булыгыз! Әлегә Олы Әтнәдә көн кояшлы, бик эссе түгел, җиләс.
-
Әтнәдә ике пар аерылышкан
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, июль аенда районда 6 бала туган, аларның өчесе- кыз, өчесе - малай. Шулардан өчесе - гаиләдә беренче, икесе - икенче, берсе - өченче бала. Барысы 18 үлем очрагы теркәлгән, 9 ир-ат һәм 9 хатын-кыз. 7 пар язылышкан, 2 пар аерылышкан. Ел башыннан барлыгы 51 бала...
-
Әтнәдә өч юл һәлакәте теркәлгән
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, узган атна барышында районда балаларны махсус утыргычларсыз йөрткән өчен - 2, куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән өчен - 20, документларын өйдә онытып калдырган өчен - 5, каршы як полосага чыккан өчен - 1, страховкасыз йөргән өчен - 4, юл билгеләре таләпләрен бозган өчен -...