Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, “Гомере бетсенгә куйганнар...”

"Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, мин дә аптыраганнан шалтыратам. Тормышыбыз артка тәгәри, кая барсак та, "бозык" диләр. Гаиләбездәге тынычлык беткәнгә 5-6 ел инде. Бөтенебез дә авырыйбыз, операция артыннан операциягә керәбез. Һаман кирегә барабыз да, кирегә барабыз... ...Теге ир дигән әйбер мине күрә дә алмый, шул ук вакытта миннән...

"Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, мин дә аптыраганнан шалтыратам. Тормышыбыз артка тәгәри, кая барсак та, "бозык" диләр. Гаиләбездәге тынычлык беткәнгә 5-6 ел инде. Бөтенебез дә авырыйбыз, операция артыннан операциягә керәбез. Һаман кирегә барабыз да, кирегә барабыз...

...Теге ир дигән әйбер мине күрә дә алмый, шул ук вакытта миннән башка тора да алмый. Егерме дүрт ел бергә яшибез инде, моны аңлап та, аңлатып та булмый. Бик күп хатыннар белән йөреп карады, ләкин барыбер миннән башка яши алмый ул, чыгып китми. Кайсысы белән - өч ел, кайсысы белән дүрт-биш ел йөри, яшерми, мине интектерә. Өйдән куып та чыгарып карыйбыз, чыгып китеп карыйсыңмы әллә, безнең белән яшәмисеңме әллә дип карыйбыз. Чыгып та китми, безгә тынычлык та күрсәтми. Үзе дә рәтләп яши алмый. Бәргәләнә, читлектәге кош шикелле бәргәләнә. Җанын кая куярга белми. Атнаның бер вакытын карыйсың - шундый әйбәт, шундый матур яшибез, ә кайбер көннәрдә төнге сәгать җитттеме, психик авыру шикелле сикереп тора да, янында булсам, миңа китереп суга. Шуннан соң дулап мине куарга тотына. Кайнана белән бергә яшибез, ул мине гел яклап тора, икебез арасына кереп мине сакларга тырыша. Ләкин шушындый тормыштан да яши-яши туйдык инде, ничек котылырга белгән юк. Кайнана белән дус-тату яшибез, егерме елдан артык бергә бит инде. Хатын-кыз буларак, бер-беребезне ныграк аңлыйбыз. Иремнең үзенә дә авырдыр инде. Кая барсак та, ниндидер әшәке кеше кулы уйнаган дип әйтәләр. Өйдән әллә нәрсәләр таптык инде: энәләр, тешләр, чәчләр. Күптән түгел аш уздырган идек, әбиләр җыйдык. Аш алдыннан үзем бөтен өйне җыештырып чыккан идем, шкаф астыннан ниндидер таныш түгел тарак килеп чыкты. Аннары иремнең пиждагы якасы астына кадалган булавкага тап булдык. Кесәсеннән чәчләр, тешләр чыкты.

Аннары машинабыз эченнән, һич уйламаган, үзебез берничек тә кыстырып куя алмый торган өлешеннән тавык боты сөякләре килеп чыкты. Белгән карчыклар: "Гомере бетсенгә, бәрелеп үлсенгә куйганнар", - диде. Ул бит инде машинаны теләсә-кая калдырмый. Калдырса да, бикләп кенә тота. Төрле карчыкларга барып карадык, алар иремә намазга басарга кушалар, ләкин аны намазга бастырып булмый. Ачу чыкса, дер калтырый башлый, тораташ булып ката. Хәзер үзебезнең дә нервы какшап бетте инде. Әйтеп аңлатып бетерә торган түгел, болай итеп яшәп тә бетерә торган түгел. Җүләр дияр идең, психлар өчен хастаханәгә салыр идең, кеше янында андый түгел бит ул. Кеше анында бик тәртипле, ыспай гына йөри. Бары тик өйдә генә котырына бит ул: мине күрә алмый, кайнананы ачулана, хәтта балага да кул күтәрергә күп сорап тормый. Беркөнне улым мәктәптән кайтып, өстен салып кына утырган иде, атасы тик торганда барып ябышты инде шуңа. Нәрсә дә уйларга белгән юк инде. Сөяркәләре дә электән үк күп булгач, төрле энергияләр сеңдергәндер дә, хәзер шуларның барысы да тискәре булып чыга торгандыр, безгә йогынты ясыйдыр дип уйлыйм хәзер. Бер елны үзебезнең авыл хатыны белән йөрделәр. Ике елга якын йөрделәр, ир хатыны иде ул хәтта. Яшеренеп йөрсәләр дә, ахыр чиктә барыбер фаш булып, адәм көлкесенә калып беттеләр. Бөтен авыл сөйли, мин дә сизенәм, теге хатынның ире дә ишетеп белә. Ләкин беребезнең дә үз күзләребез белән күргәнебез, тотканыбыз юк. Гаиләләребез белән тавышланышып беттек. Тегенең ире йодрыклар төйнәп, безнең ихатага ничә мәртәбәләр килде! Сугышыплар беттеләр. Бөтенебез белеп торабыз, ә аерып булмый. Ире дә күп тапкырлар янәшә тотты аларны, тик атланашкан килеш тотмагач, исбатлап булмый. Ирем дә, теге хатын да гаепләрен танымадылар, йөрмибез бит без диделәр. Ләкин йөрүләрен дәвам иттеләр, без моны белеп тордык. Ире тагын килеп, безнең койма-тәрәзәләрне коеп-җимереп бетерде, үтерәм дип янады.

Судларга барып җиттек. Барыбызны да чакырдылар, кешенең тик торганда гына койма-тәрәзәләр җимереп йөрмәгәне аңлашыла бит инде. Ныклап сораштырдылар, тикшерделәр. Миннән сорау алганда, барысын да сөйләдем, бергә төшкән фотоларын, видеоларын күрсәтергә мәҗбүр булдым. Сөяркәсе белән тотар өчен, машинабызга видеокүзәтү җайланмалары да урнаштырып бетергән идек инде. Хактан да, фаш итүче видеоязма булды ул, икесе бергә, зина кылганда төшерелделәр. Аермачык күренеп, ишетелеп тора. Бу язмаларны судта да карадылар, тиешенчә нәтиҗә ясадылар. Бөтен авыл халкы шаулады инде, шулай адәм көлкесенә калып аерылдылар алар. Ул чакта бер бабайга барып, дога укытып кына аера алдым. Йөрүдән туктадылар. Әллә акылга килде дип, тынычландым гына дигәндә. Тагын тотынды - бер балалы хатын белән йөрергә тотынды. Күзе-башы томаланды, нишләгәнен дә белми. Чат ябышып йөриләр, теге хатынның ире дә йөри. Ник түзәм мин боларның барысына да? Инде хәзер егерме биш ел бергә яшәлгән, гомер узган шикелле. Башта балалар: "Әбидән китәсебез килми", - дип аның итәгенә сарылдылар, балаларны кызганып калдым, үземнең әти-әни янына кайтып китмичә түзеп калдым. Аннары зур йортлар салып кердек, төзисе гараж-сарайларны күтәрдек. Хәзер бу дөньямны җимерәсем килми бит инде. Иремнең хыянәте минем өчен яңалык түгел, гадәтләнгән нәрсә бит, тормыш ничек барган, шулай барсын дим. Башка хатыннар белән ун-унбиш еллап бертуктаусыз йөри бит ул.

Хәзер егерме елдан артык яшәгәч, тормышны яңадан башлап утырасы килми. Башта балалар туктатып калды, хәзер балалар үсте, барысын да аңлыйлар. "Әни, кит. Торма, ник интегеп яшисең. Асрама шуны", - дип әйтсәләр дә, хәзер үзем чыгып китә алмыйм. Батырлыгым җитмиме, нәрсәдер тотып торамы - чыгып китә алмыйм. Үз әнием дә бу хәлләрне белеп, күреп, ишетеп яши. Аңа да бик авыр, "Кайт, яшәмә анда", - дип гел кабатлый. Ияләштем инде, әни, тормышым шушында, таш булып шушы нигезгә төштем бит дип карыйм. Әле өметем дә юк түгел, иремнән кеше ясармын дигән өмет бар. Ләкин ул өмет көннәр-көн кимеп кенә бара. Минем егерме ел буена баштан кичкәннәрне газетагызга яза башласагыз, халык елый-елый укыр иде. Сөйләрмен әле тагын берәр вакыт."

Ләйләгөл сөйләгәнне Л.Ясәвиева язып алды.

--- Матбугат.ру № --- | 02.08.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев