Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә муллалары Указлы булды

Районга бер төркем хәзрәтләр килеп төште. Казан арты Төньяк Казият казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Татарстан Диния Назәратеннән мөфти урынбасары ярдәмчесе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, Арча районы имам-мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев һәм Диния Назәратенең оештыру комитетыннан Алмаз хәзрәт безнең район һәм бездәге дини тормыш белән танышып, муллаларыбызга шәһадәтнамә тапшырдылар. Барысы...

Районга бер төркем хәзрәтләр килеп төште. Казан арты Төньяк Казият казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Татарстан Диния Назәратеннән мөфти урынбасары ярдәмчесе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, Арча районы имам-мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев һәм Диния Назәратенең оештыру комитетыннан Алмаз хәзрәт безнең район һәм бездәге дини тормыш белән танышып, муллаларыбызга шәһадәтнамә тапшырдылар. Барысы 14 авыл мулласы Указлы булды.

Соңыннан алар районның "Ак калфак" оешмасының чираттагы җыелышында катнаштылар. Һәр авыл җирлегендә ачылган бүлекчә җитәкчеләренә Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан әзерләнгән ак калфаклар тапшыру мизгелен күреп сокландылар. Район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова шундый матур калфаклар чигеп биргәннәре өчен зур рәхмәтен җиткерде. Хәзрәтләр оешма вәкилләренә үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен биреп, теләкләрен белдерделәр. Аларны район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев озата йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев