Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә пенсия фонды ачыклык кертә

Хөрмәтле редакция! Пенсиянең "накопительный часть" дигән өлеше турында сөйлиләр. 1967 елгылар шул өлешне каядыр күчерергә тиеш, диләр. Күчермәгән очракта нәрсә була да, күчергән очракта ни була? Кайчанга кадәр күчерергә мөмкин? Ни файдасы бар аның, шул хакта аңлатмассыз микән. Сезгә ихтирам белән Айрат. Айрат! Синең соравыңа Әтнә пенсия бүлегенең әйдәп баручы...

Хөрмәтле редакция! Пенсиянең "накопительный часть" дигән өлеше турында сөйлиләр. 1967 елгылар шул өлешне каядыр күчерергә тиеш, диләр. Күчермәгән очракта нәрсә була да, күчергән очракта ни була? Кайчанга кадәр күчерергә мөмкин? Ни файдасы бар аның, шул хакта аңлатмассыз микән. Сезгә ихтирам белән Айрат.

  • Айрат! Синең соравыңа Әтнә пенсия бүлегенең әйдәп баручы белгече Алсу Сабирова ачыклык кертте.
  • Пенсиянең тупланма өлеше 14 яшьтән туплана башлый.1967дән башлап, 1968,1969 елгылар.... - бу өлеш белән үзләре идарә итәргә тиеш, икенче төрле итеп әйтсәк, алар пенсиянең бу 6 процент өлешен гариза язып "накопительная часть" белән эшләүче фондларга күчерергә тиеш булалар. Күчергән очракта бу акчалар инвестициягә тотылып, артып торачак һәм пенсиягә өстәмә керем булып кушылачак. Айрат бу тупланма өлешне бер фондны сайлап алып күчерергә теләсә, шул фондка барып гариза яза ала. Ә нинди фондлар барлыгын пенсия фондына шалтыратып белешергә мөмкин.

Тупланма өлеш белән үзләре идарә итәргә теләүчеләр 2014 елдан башлап, ике ел дәвамында, 2015 елның 31 декабренә кадәр безгә, пенсия фондына килеп гариза яза алалар.

Гариза язмаучылар, "молчун"нарның бу тупланма өлеше "Внешэкономбанк"та тупланып килде. Әгәр ике ел дәвамында гариза язып күчмәсәләр, бу 6 процент өлеш 0гә әйләнеп, автоматик рәвештә пенсиянең иминият өлешенә (страховая часть) күчерелә һәр икесе дә пенсия алганда бирелә.

Тупланма өлешне күчерүче вафат булган очракта, Алла сакласын, пенсиянең бу өлеше аның туганнарына тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев