23 декабрь 2013 яңалыклары
-
Күәм мәктәбе укучылары иҗаты
Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре. 22 декабрь - Сезнең бәйрәмегез! Күәм урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары, апабыз Борһанова Римма Нурмухаметовна белән сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә хәвефсез көннәр, имин төннәр, ныклы сәламәтлек телибез.Иң мөһиме - үзегезгә йөкләнгән бурычларны сез намус белән үтисез. Без класс бүлмәсендә ут һәм компьютерны кабызсак та,...
-
Әтнәдә махсус режим кертелде
Яңа ел бәйрәме чаралары вакытында гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, физик һәм юридик затлар мөлкәтенең, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Президенты указы белән 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Указ нәрсәне үз эченә ала...
-
Әтнә пенсия фонды ачыклык кертә
Хөрмәтле редакция! Пенсиянең "накопительный часть" дигән өлеше турында сөйлиләр. 1967 елгылар шул өлешне каядыр күчерергә тиеш, диләр. Күчермәгән очракта нәрсә була да, күчергән очракта ни була? Кайчанга кадәр күчерергә мөмкин? Ни файдасы бар аның, шул хакта аңлатмассыз микән. Сезгә ихтирам белән Айрат. Айрат! Синең соравыңа Әтнә пенсия бүлегенең әйдәп баручы...
-
Әтнәдә Яңа ел бүләге кемнәргә биреләчәк?
Әй ул Кыш бабай бүләген көтүләр... бүләгеннән бигрәк нәкъ менә шул көтүләре сагындыра. Балачакның татлы мизгелләре. Быелгы Кыш бабай кемнәргә алып киләчәк бүләкләрне? Әлбәттә, районыбыз мәктәпләрендә укучылар һәм балалар бакчаларына йөрүчеләргә булачак бүләкләр. Бу хакта мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Рәхимҗанова хәбәр итте. Бүләкләр һәр елдагыча мәктәпләрдә укучы I-X сыйныф укучыларына...
-
Әтнәдә пиротехник эшләнмәләрне кемнәр сата ала?
Бәйрәм чорында пиротехник эшләнмәләрне дөрес итеп куллану турында газетабыз битләрендә хәбәр иткән идек инде. Аларны алып кайту, саклау , куллану һәм сатуны контрольдә тоту турында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Фәнил Сәләхов белән сөйләшәбез. Яңа ел бәйрәме ак кар, мандарин һәм ылыс исе һәм, әлбәттә инде, төрле салютлар, шартлаткычлар белән...
-
Әтнә сәхнәсендә ветераннар балкышы
Ветераннар арасында барган "Балкыш" фестиваленең гала концерты узды. Сәхнә арты. Ветераннарыбыз зур сәхнәгә чыгарга әзерләнәләр. Кайсы көзге каршында төс-кыяфәтен матурлый, кемдер тын гына җыр тестын кабатлый, кайберләре бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашалар. Кыскасы, мәш киләләр. Читтән карап торырга кызык инде әлбәттә. Үзеңне шулар урынына куеп карасаң, аяклар йомшарып киткәндәй булды. Ветераннардан: "Курку...