Әтнәдә пиротехник эшләнмәләрне кемнәр сата ала?
Бәйрәм чорында пиротехник эшләнмәләрне дөрес итеп куллану турында газетабыз битләрендә хәбәр иткән идек инде. Аларны алып кайту, саклау , куллану һәм сатуны контрольдә тоту турында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Фәнил Сәләхов белән сөйләшәбез. Яңа ел бәйрәме ак кар, мандарин һәм ылыс исе һәм, әлбәттә инде, төрле салютлар, шартлаткычлар белән...
Бәйрәм чорында пиротехник эшләнмәләрне дөрес итеп куллану турында газетабыз битләрендә хәбәр иткән идек инде. Аларны алып кайту, саклау , куллану һәм сатуны контрольдә тоту турында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Фәнил Сәләхов белән сөйләшәбез.
Яңа ел бәйрәме ак кар, мандарин һәм ылыс исе һәм, әлбәттә инде, төрле салютлар, шартлаткычлар белән бәйләп күз алдына килә. Матур , әмма тиешле чаралар күрелмәгәндә бәйрәм ямен югалтырга да мөмкин. Мондый эшләнмәләрне билгеле бер нокталарда гына сату закон тарафыннан рөхсәт ителә дип беләм.
Ф.С. - Әйе, шәхси эшмәкәр буларак дәүләт регистрациясе үтмәгән затларга пиротехник эшләнмәләр сату рөхсәт ителми. Мондый затларга карата административ хокук бозу турында протокол төзелә, мировой судья эшләрен карый. Ә инде урамда сатуны оештыру тәртибе бозылган очракта, әлеге административ эшне муниципаль берәмлекнең административ комиссиясе тикшерә.
Пиротехник эшләнмәләр сатуның законсыз оборотын тыю буенча сезнең хезмәткәрләр алдында нинди бурычлар тора?
Ф.С. - Әлеге эш белән бездә иң беренче чиратта участок инспекторлары шөгыльләнә. Алар үз административ учсатокларында тиешле документларсыз пиротехник эшләнмәләр сатучы оешмаларны ачыклыйлар. Шул ук вакытта базар администрациясе, хезмәт коллективларында , халык арасында мондый хәлләрне булдырмый калу максатыннан чыгышлар ясыйлар, 16 яше тулмаганнарга пиротехник эшләнмәләр сату тыелганы турында аңлату эшләре алып баралар.
Бу уңайдан балигъ булмаганнар белән дә очрашулар оештырыла дип беләм.
Ф.С. - Мондый чаралар балигъ булмаганнар арасында закон бозуларны кисәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла. Алар уку йортларында профилактик әңгәмәләр алып баралар, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыралар. Шулай ук плакатлар, төрле стендлар ярдәмендә агитацион чаралар алып барыла.
Һәм бу әле моның белән генә бетми...
Ф.С. - Әйе, без МЧС хезмәткәрләре белән берлектә пиротехник эшләнмәләр сатылган, сакланган һәм кулланган урыннарга рейдлар белән дә чыгабыз. Бу исә пиротехник эшләнмәләрне белән эш итүче юридик затлар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләре сакланышын тикшерү максатыннан үткәрелә. Әгәр закон бозу очраклары күзәтелсә - чаралар күрәбез. Шулай ук участок инспекторлары яки ЮХИДИ хезмәткәрләреннән пиротехник эшләнмәләрне сату нокталары турында мәгълүмат кабул ителсә, тиешле янгын сигнализациясе җиһазлары белән тәэмин итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев