Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә шагыйрәсе Гөлүсә Батталова: "Син әле дә мине сагынасың..."

Син әле дә мине сагынасың... Син әле дә мине көтәсең... Йөрәгеңне сарган юшкыннардан Арынасың килми, күрәсең... Син әле дә вакыт юргалары Араннарда диеп уйлыйсың. Ялгыз үткән язлар күптән җуйган Бәгырьләрнең тансык җылысын. Син яраткан күзләр тоныкланган... Син табынган хисләр вакланган... Җиде ятлар сыендырган җанда Синең бары сының сакланган... Син әле...

Син әле дә мине сагынасың...
Син әле дә мине көтәсең...
Йөрәгеңне сарган юшкыннардан
Арынасың килми, күрәсең...

Син әле дә вакыт юргалары
Араннарда диеп уйлыйсың.
Ялгыз үткән язлар күптән җуйган
Бәгырьләрнең тансык җылысын.

Син яраткан күзләр тоныкланган...
Син табынган хисләр вакланган...
Җиде ятлар сыендырган җанда
Синең бары сының сакланган...

Син әле дә мине сагынасың,
Тәкъдирләргә мең кат үч итеп!
Соңгы сулышыңда тетрәнерсең,
Мин дә!.. - дигән сүзне ишетеп...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев