Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә спортчылары уңышлы чыгыш ясыйлар

Яшь хоккейчыларыбыз зур уңышка иреште. Тренерлар Зөфәр Гайфуллин белән Марат Гыйниятов җитәкчелегендәге 2003 елгы һәм яшьрәк хоккейчылардан торган команда зона бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, Татарстан беренчелегенең финалына узды. Питрәчтә узган бәйгедә безнекеләр бары мәйдан хуҗаларына гына оттырып, II урын яуладылар. Куанырлык та шул - Республика беренчелегенең финалында бары 8 команда...

Яшь хоккейчыларыбыз зур уңышка иреште. Тренерлар Зөфәр Гайфуллин белән Марат Гыйниятов җитәкчелегендәге 2003 елгы һәм яшьрәк хоккейчылардан торган команда зона бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, Татарстан беренчелегенең финалына узды. Питрәчтә узган бәйгедә безнекеләр бары мәйдан хуҗаларына гына оттырып, II урын яуладылар. Куанырлык та шул - Республика беренчелегенең финалында бары 8 команда уйный һәм аларның берсе безнең Әтнә командасы! Питрәч, Алексеевск, Балык Бистәсе, Спас, Теләче командалары фонында һәм аларда боз сарайлары булуын күзаллаган хәлдә бик мәртәбәле - район спорт мәктәбенең чираттагы уңышы бу.

Инде яшь волейболчыларыбыз да шундый ук нәтиҗә - финалга чыгу белән куандырырлар дип өметләник. 16-19 февраль көннәрне Спартакиада кысаларында узачак Татарстан беренчелегендә 2001-2002 елгы яшүсмер егетләребез Минзәләдә туп чөяләр. Шушы ук бәйге кысаларында 2001-2002 елгы волейболчы яшүсмер кызлар 23-26 февраль көннәрне Алексеевскида чыгыш ясыйлар. Әйтүләренчә, волейболчыларыбыз да оста, тырыш егет-кызлардан тора. Димәк алар да финалга чыгарлар дигән өметтә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев