Әтнә сөте - 190 тонна!
Җәмгыять

Әтнә сөте - 190 тонна!

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 10 майга биргән оператив мәгълүматларында, Әтнә районы күмәк хуҗалыкларының бу көнне 190 тонна тулай савым алуы күрсәтелгән.

Бу - республикада өченче күрсәткеч. Әлеге күрсәткеч узган елга карата +28 тонна тәшкил итә. Ә бер сыердан савып алган сөт күләме буенча Әтнәгә якын килүче юк - анысы 26,8 килограммга җитте.


Нет комментариев