Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" хәбәрчесе яза

"Дәрьялар гизеп" исемле бәяннан өзек Рәфикъ карт гомере буе үтәлмәстәй вәгъдәләр бирмәскә тырышып яшәсә дә, ялгыш адымнар ясамаска уйласа да, тормыш дигәнең ул дигәнчә генә бармады. Вәгъдәләр дә бирелде, ялгышлар да күп булды. Узган эшкә - салават дип яшисе генә , югыйсә. Юк бит. Йокысыз төннәрдә бар да берәм -...

"Дәрьялар гизеп" исемле бәяннан өзек

Рәфикъ карт гомере буе үтәлмәстәй вәгъдәләр бирмәскә тырышып яшәсә дә, ялгыш адымнар ясамаска уйласа да, тормыш дигәнең ул дигәнчә генә бармады. Вәгъдәләр дә бирелде, ялгышлар да күп булды. Узган эшкә - салават дип яшисе генә , югыйсә. Юк бит. Йокысыз төннәрдә бар да берәм - берәм искә төшә. Бигрәк тә яшь вакытта ясалган хаталар онытылмый икән. Хәзерге акылы, тәҗрибәсе белән ул хаталарны ясамаган булыр иде кебек. Үкенүдән ни мәгънә, буласы булган. Бары тик онытырга гына кирәк. Ә онытып булмый икән шул. Кирәк әйбер онытыла, ә кирәкмәгәне истә. Һич уйламаганда искә төшеп, күңелне бимазалап тора, акылга зәгыйфьлек китереп.

Беренче ясаган зур хатасы - ә бәлки хата да булмагандыр, язмыш шулай кушкандыр - флоттан китү. Шул кадәр бирелеп, яратып, тырышып хезмәт итте. Өч ел - өч ай кебек үтте дә китте. Бер мәртәбә ялга кайтып килгәч, авылны, әти- әни, туганнарны сагыну тойгысы күп мәртәбә кимеде. Хат алышкан кызлар да алай төн йокыларын калдырып сагындырмадылар. Бертуктаусыз искә төшеп торган кыз инде бүтәннәр кочагында.Флоттагы хезмәтен дәвам гына итәсе калган булган да бит. Хезмәт срогын тутырганнар бар да кайтырга җыенгач, ул да кайтырга булды. Калырга тәкъдим иттеләр бюгыйсә. Калган булса, ни дәрәҗәгә кадәр үскән булыр иде икән. Кораб командиры булмаса да, БЧ - 3 командиры булган булыр иде. Флоттан кайтып, ярты ел үткәннән соң, 15 военкоматка чакырып, аңа кече лейтенант дәрәҗәсе бирелгәнлеген әйттеләр. Кораб командиры сүзендә торган. Хезмәт срогын тутырган берничә кешегә офицер дәрәҗәсе бирергә флот штабына җибәрәчәген әйткән иде, шул исәптән, Рәфикъка да. Рәфикъ карт хәзерге акылы белән флотта калмагына сөенеп тә куя. Картайган көнендә , туган җирдә еракта, урыс арасында, калган гомерне уздыру җиңелләрдән булмас иде. Әнә , сабакташ дусты ничек газаплана. Бисмиллаһи, иртә таңнан компьютерын кабызып, туып үскән авылының урамын карый. Урамда берән -сәрән йөреп торган халык арасында таныш йөзләр чагылса, кош тоткандай була. Урам башында таякка таянып, вак - вак атлап газиз әнисе килеп чыгар төсле. Соңгы елларда әнисе алай урамнарга чыгып йөри алмый шул. Телефоннан шалтыратып әнисенең хәлен белеп ала. Интернеттан район, республика гәҗитләрен табып, укып чыга. Ул арада чәйләп алып, эшкә барыр вакыты җитә. Ярый әле , бәхетенә эшләп торырга эше бар. Флоттан отставкага чыгып, пенсия ала башлагач, эш эзләп укүпме газапланды. Юк Севастопольдә эш, ни ирләргә, ни хатын - кызларга. Төнлә торып урам булса да себерер иде. Андый эшне флоттан пенсиягә киткән мичманнар күптән алып бетергәннәр. Аның кебек - беренче, икенче рангтагы капитаннар ВОХРда карабин тотып каравыл торалар. Ул оешмага эләгеп, эш алу өчен бер пот тоз ашарга кирәк. Сәламәтлегендә аз гына кимчелеге булганнарны якын да китермиләр. Бер бушаган урынга дистәләгән кеше чират тора. Эшләми яшәү мөмкин түгел. Пенсия айныкы айга җитми. Анысын да вакытында бирмиләр. Бигрәк тә пенсиясен Украина акчасы - гривня белән алган кешеләргә читен. Долларга карата дәрәҗәсе түбән төшәргә генә тора. Рәсәй сумына караганда да ышанычсызрак. Шуларның барысын да күз алдында тотып,пенсиясен Казанга күчерде, хәрби исәпкә басты. Исәбе, анда тиз генә квартир ала да, гаиләсе белән шунда күчеп кайтып яши башлый. Тот капчыгыңны. Әзерләп куйганнар ди сиңа квартир. Инде еге рме елдан артык көтә. Әле очы - кырые күренми. Булмаячак дип тә әйтмиләр, бирмиләр дә.

Чираттагы ялын дүрткүз белән көтә. Кайтырына билет алгач төн йокылары кача. Шул йокысыз төннәрдә күңеле белән авылына әллә ничә мәртәбә кайтып килә. Севастопольдә эш таба алмаган чорда Татарстанга кайтып та торып караган иде. Алай да бик читен. Семьясы анда бер тиенсез утыралар. Ашарга - эчәргә кирәк, ай саен квартирага түләргә. Ә түләү биредәгедән күп мәртәбә артыграк. Пенсиясенең яртысы шуңа китеп бара. Балаларны да укытып бетерергә кирәк. Бәхетенә, флотта бергә хезмәт иткән егетләре кулай эш табып бирделәр. Менә шул эшкә хәзер теше тырнагы белән ябышып ята. Ник чукынып китми шунда Казан каласы. 16

Сагына, бик сагына. " Кайвакыт үзеннән үзе күздән яшь бәреп чыга. Яшь вакытта алай түгел идем. Картая - картая яшь балага әйләнеп барам, ахырысы", - дип сөйләгән иде соңгы мәртәбә кайтканында.

Ул сагыну хисен үзенең дә кичергәне булды Рәфикъ картның флотта икенче елын хезмәт иткәндә. Беренче елында - уку, хәрби тәртипкә ияләнү, корабка килгәч - аны өйрәнү, иртәдән кичкә кадәр бертуктаусыз эш - болар барысы да сагынып утыруларга вакыт калдырмадылар. Янәшәдә торган өченче рангтагы кораб төзелеп бетеп, сынауларга йөри башлагач, сагыну тойгысы үзен нык сиздерә башлады бугай. Ул корабны Яшел Үзән шәһәрендә төзегәннәр. Идел, Дон елгалары аша бирегә алып килгәннәр. Корал һәм кирәкле җиһазлар ны урнаштыруны Севастопольдә дәвам иткәннәр. Эшчеләр бар да Яшел Үзәннән. Бервакыт ютта, швабра юганда, янәшәдә татарча сөйләшкәнне ишетеп аптыраган иде. Шәһәргә чыга башлагач, бер ялында, шул кораб янында иркенләп тукталды. Кораб артында торган ике йөк машинасы , бер автобустагы шоферлар белән сөйләшеп китте. Ул шоферларның икесе татар булып, берсе тумышы белән Рәфикълар районыннан булып чыкты.

Ат кешнәшеп табыша, кеше сөйләшеп таныша дигәндәй, Рәфикъ ул шоферлар белән дуслашып ук бетте. Алар буш вакытларында автобуста җыйналып карта уйныйлар. Мичман Косатыйдан сорап, Рәфикъ берничә мәртәбә алар янына барып килде. " Булачак адмирал килгән икән безнең", - дип , шаяртып каршы алалар иде. Нигә шулай дип әйткәннәрен аңлый алмады. Әллә беренче елын хезмәт итеп бетергәндә үк икенче дәрәҗә старшина погоннары такканы сәбәпче булдымы? Рәфикълар районыннан булган Фәрит исемле шофер: " Озакламый минем командировка бетә. Үзебезнең заводка кайтып китәм. Анда кайткач авылга кайтып киләсе булыр, әнинең хәлен белеп, бәрәңгеләр утыртышып. Вакыт булса сезнең авылга да барып килермен. Өегез кай тирәдә?"- дип сорады.

  • Көндез өйдә кеше булмый. Әни колхоз эшендә, әти, я тимерчелектә, ватык тракторлар янында, я кәнсәләрдә була. Барып килсәң әйбәт булыр иде.

  • Барсам табармын. Сезнең авылда минем белән Германиядә бергә хезмәт иткән бер дус яши, Рәшит исемле. Бер мәртәбә район сабантуенда очраткан идем. Шуннан бирле күргән юк. Аның да хәлен беләсе булыр.

  • Беләм Рәшит абыйны, машинада эшли. Клуб янында гел Германияне сөйли.

  • Туры авылга кайтасы булыр. Безнең механиктан машина сорап алу җиңел түгел. Кырым коньягы сорап башны катыра. Әйтерсең биредә чишмәдән тутырып алабыз.

  • Механикка бер ярты куярсың инде. Склад мөдире - ябрей Абрамыч, Кырым күчтәнәче бирмәсәң, сыңар лампочка да бирми, - дип икенче шофер сүзгә кушылды.

Китәсе көнне Фәрит абыйсы аларның корабының трабы янына килеп, Рәфикъны чакыртып алды:

  • Әйдә өйгә кайтабыз! Сине машина кузовындагы брезентка төреп алып чыгармын проходнойдан. Шәһәрне чыккач кабинага утыртырмын. Сөйләшеп кайтырга иптәш булырсың! - дип шаяртты. Алар татарча сөйләшкәч вахтада торучы эстон егете Виэтусли берни аңламады. " Земляк что ли?"- дип кенә куйды.

Ул киткәч Рәфикъка бик ямансу булып калды. Севастопольгә килгәннән бирле беренче мәртәбә татарча сөйләште бит. Алар корабында бер Әчтерхан татары бар, Абдуллаев Равиль исемле. Шәһәрдә үскән, татарча белми. Болай очрашканда якын итә : " Әссәламәгаләйкүм!"- дип исәнләшә.

Фәрит абыйсы сүзендә торган. Әтисен тимерчелектә эзләп тапкан. Әтисе өйгә чакыргач, " Вакытым тар, икенче вакыт", - дип китеп барган. Әнисе хатка шулай язды.

Әнисеннән хат килгән көнне Яшел Үзәндә төзелгшән кораб заводтан бөтенләйгә китеп барды. Ничектер ямансу, бик ямансу булып калды. Авылдан чыгып киткәнгә дә елдан арткан. Бүлекчә командиры булгач буш вакыт та күбрәк. Шул буш вакыт узмый. Каядыр барасы килә. Дөресрәге, өйгә кайтасы, әти - әнине, туган - тумачаны, хат алышкан кызларны күрәсе килә. Шәһәргә, ялга чыгуның да әллә ни кызыгын тапмады. Ике кешенең берсе хәрби киемдә, честь биреп - сәләмләп куллар арып бетә. Урам чаты саен патруль. Аз гына гаебең булса, туктатып, язып алалар комендатурага алып китәргә дә күп сорамыйлар. Марченко гына шәһәргә чыгарга атлыгып тора. Рәфикълар кебек урамнарда, танцплощадкаларда каңгырап йөрми. Наташасы белән концерт - театрларга баралар. Акчалары булмаганда Наташаның гомуми торагындагы бүлимәсендә 17 булалар. Рәфикъ берничә тапкыр үзенең шәһәргә чыгу чиратын Марченкога биргән иде. Аралары тагын да якынаеп китте. Бер мәртәбә Марченко Рәфикъка мөселманча дога укып күрсәтеп шаккатырды. Ул доганы Рәфикънең әбисеннән ишеткәне бар иде. Кайбер җөмләләрен үзе дә яттан белә.

  • Син мөселманмы әллә? Бу доганы каян беләсең, ничек ятладың?

  • Мин яртылаш кына мөселман. Догаларны әнинең әнисе өйрәтте. Ул әби Ставрополь өлкәсенең бер татар авылында яши. Мине кечкенә вакытта шул авылга кайтарып куялар иде. Җәй буе әбигә тагылып йөрим. Кичен янына утыртып догалар ятлата. Бала вакытта ятлаганнар онытылмый икән. Эч пошканда күңелдән генә искә төшереп торам.

  • Татарча сөйләшә беләсеңме соң?

  • Бала вакытта сөйләшә идем. Хәзер акрынлап онытыла инде, сөйләшмәгәч. Әти- әни русча гына сөйләшәләр, әти украин милләтеннән булса да. Икесе дә үз телләрен онытып бетергәннәр бугай инде. Безнең Краснодон шәһәрендә русча гына сөйләшәләр, нинди милләттән булсалар да.

  • Әниең каян Украинага килеп эләккән соң?

  • Әти армиядә Ставрополь өлкәсендә хезмәт иткән. Өйрәнү вакытында аягын сындырган. Ике ай хәрби сырхауханәдә яткан. Әни шунда шәфкать туташы булып эшләгән. Шунда танышып киткәннәр инде. Хезмәт итеп бетергәч әти әнине Краснодонга алып кайтып киткән. Мин шунда туганмын. Әни шифаханәдә эшли, әти шахтада. Сеңлем бар, биш яшендә.

Рәфикъ Марченконы татарча сөйләштереп карады. Рәфикъ әйткәннәрне бераз аңласа да җавап сүзләре чыкмады. Нык оныткан икән.

  • Әниең белән дә татарча сөйләшмәдең мени?

  • Ул да онытып бетерә язган инде. Әби татарча сораса, ул русча җавап бирә. Коръән догаларын белә үзе. Миңа да кабатлата торган иде. Берәр эш башлыйсы булса, догасыз башламый.

Шулай итеп Марченко кыскача гына дога белүенең тарихын сөйләп бирде.

Рәфикълар корабының командиры Новиков, торпедист Шайт, БЧ - 5 тән дүрт- биш матрос Урта диңгездән кайттылар. Аңарчы БЧ -3 командиры Дятковский Мәскәүдән экзамен бирә алмыйча кайткан иде. Кругны Николаев шәһәрендә яңа төзелә торган корабка җибәрделәр, бөтенләйгә. Уйламаганда - нитмәгәндә Рәфикъны бүлекчә командиры итеп куйдылар. Шайт белән икесен старшиналар мәктәбенә укырга җибәрделәр. Укып кайтканда инде яңа килгәннәр белән кораб тулган иде. Рәфикъ бүлекчәсенә дә өч матрос өстәлгән. Николай аларга кораб өйрәтә башлаган.

  • Сине бүлекчә командиры итәргә Дятковскийга мин әйттем. Мине бик камассың инде!- дип шаярта.

Әйбәт егет ул Николай. Ул булмаса бу яңа килгәннәр белән Рәфикъ бер үзе ни эшләгән булыр иде. Шайт та бик булыша. Старшиналар мәктәбендә аның белән дуслашып беттеләр. Укырга бик яратмаса да, бер дә белмәгәне юк. Шайт урында тик тора белми, гел хәрәкәттә. Флотка килгәнче гимнастика белән шөгыльләнгән. Кайда аркылы тимер күрә, бертуктаусыз тартыла. Сальто ясый ала, алга да артка да. Тик корабта ясап кына булмый, палуба тимер. Старшиналар мәктәбендә рәхәтләнде инде чирәмдә мәтәлчек атып. Новиков аны ун көнгә ялга җибәрде. Пятигорск шәһәрендә яшиләр икән. Рәфикъ андый бәхетне кайчан татыр. Сагындыра, бик сагындыра. Бер генә атнага булса да кайтып килергә иде. Кораб төзәлеп чыгып, кабат йөзә башлагач я кайтаралар, я юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев