31 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, урманга чыгып кычкырасым калган...
Көлеп яшәү җиңелрәк Аның белән көз, шул чорга хас кәеф төшүләр, суицидлар турында сөйләшергә дип очраштык. Психолог Гөлнара ханым Ибраһимованың да борчу- мәшәкатьләрдән, югалтулардан күңеле сызланган чак икән. - Быел ирем үлде, - дип башлады ул сүзне. - Йөрәк... Берничә ел элек улымны югалту ачысын татыган кеше буларак, монысы җиңелрәк...
-
Күәм авылы балаларына куркыныч яный...- "Әтнә таңы"
Күәм авылының фермага менә торган юлында менә шундый шугалакка тап булдык бүген. Чана шуучы кызларны күргәч йөрәк кысылып куйды, ярый да шоферлар карап йөрсәләр. Уенга мавыгып китеп машина астына барып кермәсләрме... Бәла аяк астында икәнен онытмыйк әле, әти-әниләр. Юл өсте бит...
-
Кече Әтнәләрдән көнләштем...
Соңгы вакытта районыбызда төзекләндерү эшләре колач алды. Барысы да референдум нигезендә җыелган үзара салым акчасына төзелә болар. Һәркайсын яктыртырга тырышабыз, райондашлар үзләре дә: "Шул авылда шундый төзелеш бара, ни буласы икән?"- дип, белешеп язарга кушып мөрәҗәгать итәләр. Бу юлы да шулай булды. Кече Әтнә авылында чишмә буласын белсәм дә, бу...
-
Әтнә укытучылары белем күтәрә
Яңа гына башланган кебек тоелган уку елының беренче чиреге дә тәмам булды. Бу көннәрдә мәктәп укучыларының күңеле күтәренке - каникул башланды бит. Ә менә укытучылар өчен каникуллар гадәттәге эш көнен хәтерләтә. Бер атна буе алар үзләренең белем дәрәҗәләрен күтәрәчәк, хәтта кайберләре БДИ да бирәчәк. Монысы урта мәктәп укытучыларын кагыла. Башлангыч...
-
Әтнә кызы - дипломант
Динә дипломант булды Март аенда Татарстан профсоюзлар оешмасының 80 еллыгына багышлап "Мин Ватаным белән горурланам" (Я горжусь моей Родиной) балалар рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге бәйге балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, ныклы гаилә образы тудыру , гаилә традицияләрен хөрмәт итү, аларны туган якның бай тарихы белән кызыксындыру, мәктәпкәчә һәм мәктәп...
-
"Әтнә таңы" хәбәрчесе яза
"Дәрьялар гизеп" исемле бәяннан өзек Рәфикъ карт гомере буе үтәлмәстәй вәгъдәләр бирмәскә тырышып яшәсә дә, ялгыш адымнар ясамаска уйласа да, тормыш дигәнең ул дигәнчә генә бармады. Вәгъдәләр дә бирелде, ялгышлар да күп булды. Узган эшкә - салават дип яшисе генә , югыйсә. Юк бит. Йокысыз төннәрдә бар да берәм -...
-
Әтнәдә ике катлы йорт төзекләндереләчәк
Олы Әтнә авылының Марсель Сәлимҗанов урамында урнашкан ике катлы йортларга 2017 елның язында капиталь ремонт үткәреләчәк. "Йортларның түбәләрендәге шифрлар алыштырылачак. Төзекләндерү эшләренә - бу йортларда яшәүчеләрнең квадрат метр саен түләгән акчаларына, алар квадрат метрга 500 сумнан түли, дәүләтнең бер өлеш, районның бер өлеш акчасы тотылачак. Шул акча күпмегә җитә, шулкадәр...
-
Әтнә үзәгендә бер җәяүлене машина бәреп киткән
Әтнә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган хәбәрләргә караганда узган атна эчендә юлларда 7 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларның берсе- җәяүлене бәрдерү белән бәйле. Бүгенге көнгә зыян күрүченең хәле яхшыруга бара. Шулай ук ике җәяүлегә юлны тиешле урында чыкмаган өчен, ике машина йөртүчегә куркынычсызлык каешын такмаган өчен, алты машина йөртүчегә тизлекне...
-
Җырчы туйда кемгә... - "Әтнә таңы"
Сер түгел, барлык җырчылар диярлек туй-мәҗлесләр үткәрү белән шөгыльләнә. Шул исәптән Салават Миңнеханов белән Гүзәлем дә. "Туйлар.ру" хәбәрчесенә Салават кызыклы гына бер серен сөйләде. Ишетеп-укып беләсездер, Миңнеханов соңгы арада дингә якынайды. Моңа Гүзәлемнең бабасы да йогынты ясамый калмагандыр, ул мулла. Салаватның күңелендә булган башка сәбәпләр дә бардыр. Хәзер җырчының инстаграмында...
-
Әтнәләр, мөһим, укымый калмагыз!
Синоптиклар һава торышы үзгәрү хакында хәбәр итә һәм юлларда сак һәм игътибарлы булуыбызны сорый. 31 нче октябрьдән 1 нче ноябрьгә каршы төндә, һава торышының кискен үзгәрүе көтелә. Кар иясә карлы яңгыр яварга мөмкин, моңа өстәп күрү мөмкинлеген 1 000 метрга кадәр чикләүче буран булырга мөмкин диелә. Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге...