Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, урманга чыгып кычкырасым калган...

Көлеп яшәү җиңелрәк Аның белән көз, шул чорга хас кәеф төшүләр, суицидлар турында сөйләшергә дип очраштык. Психолог Гөлнара ханым Ибраһимованың да борчу- мәшәкатьләрдән, югалтулардан күңеле сызланган чак икән. - Быел ирем үлде, - дип башлады ул сүзне. - Йөрәк... Берничә ел элек улымны югалту ачысын татыган кеше буларак, монысы җиңел­рәк...

Көлеп яшәү җиңелрәк

Аның белән көз, шул чорга хас кәеф төшүләр, суицидлар турында сөйләшергә дип очраштык. Психолог Гөлнара ханым Ибраһимованың да борчу- мәшәкатьләрдән, югалтулардан күңеле сызланган чак икән.

- Быел ирем үлде, - дип башлады ул сүзне. - Йөрәк... Берничә ел элек улымны югалту ачысын татыган кеше буларак, монысы җиңел­рәк узар кебек иде. Башымны имәскә, горур булырга тырыштым. Шул көннәрдә урманга чыгып кычкырасым калган. 23 яшьлек улым юл һәлакәтендә үлгәч, төннәрен үзебезнең яндагы урманга йөгереп чыгып китә идем. Чыдап булмый иде, кычкырмасам, акылдан шашар идем. Кычкыру терапиясе хакында укыганым бар. Мәктәптә эшләгәндә 9 нчы, 10 нчы сыйныф укучылары белән дә урманга йөрдек. Шунда балаларга, рәхәтләнеп кычкырыгыз, дия идем. Кычкыру да җиңел түгел. Кайберсе шундый киеренке халәт­тә: авызын ачып, аваз да чыгара алмый. Тырыша торгач, көлә баш­­лыйлар, кемдер көлү катыш елый. Эчтә җыелып килгән хис-тойгылар тышка бәреп чыга. Әнә байлар бушану, тискәре энер­гиядән котылу өчен тирга барып ата, боулингка йөри, бокс уйнап ала. Кайберәүләр җыелып килгән ачуны янындагы якыннарына, җи­тәк­челәр кул ас­тында эш­ләү­че­ләргә чыгара. Бөтен кеше дә шулай итә алмый бит әле ул. Дәшми каласың. Кайчак күз яшеңне дә эчкә йотасың. Тамакка төер утырган кебек була. Үзең генә калганда су кранын ачып, бөтен борчуларны сөйләп, шул суда агызырга киңәш итәм. Башта ирем китеп барган булса, аннары улымны югалтсам, тагын да чи­тенрәк булыр иде, дип үземне юатам. Бала хәсрәтен бергәләп кү­тәрдек. Хәзер аннан башка гына тормыш башланды. Эштә егылып, умыртка баганамны сындырдым. Аякка басып киләм инде. Тернәк­ләнү узам. Сызлануым, сыкрануым нервы киерен­келегеннәндер. Әле ярый, кызым бар.

- Көз сагышка күмә, дию­лә­ре дә коры сүзләр генә түгел­дер?

- Кәеф үзгәрү көзге көннәргә дә бәйле. Бу чорда шалтыратулар да күбәя. Үз-үзенә кул салырга теләү­челәр дә арта. Җәйге эссе, якты, кояшлы көннәрдән соң дөнья кисәк караңгылыкка чума, салкын, туң­дыра. Боларга кеше­нең эчке проблемалары да килеп кушыла. Иҗа­ди хезмәт белән шө­гыльләнүче неч­кә күңелле кеше депрессиягә тизрәк бирешә. Ышанасызмы, ке­шенең күңелен, рухын дәвалаучы психиатрларга, психотерапевтларга, психологларга, артистларга, ка­ләм иялә­ренә дә хас нәрсә ул. Авылда сыер савучы, терлекче булып эшләүче табигать фасылының үз­гәрүен сизми дә калырга мөмкин. Алар эш белән мәшгуль, иртә ятып йоклый, таң атканчы торып утыра. Төнге йокысызлыктан инте­гергә дә вакытлары калмый. Кичке тугызлар тирәсендә йокы килеп ала, ләкин шәһәр кешесе ул чакта бу турыда уйлап та карамый. Аннары йокы ачыла. Сәгать уникегә кадәр йоклау аннан соң йоклаганга караганда күпкә файдалырак.

- Суицидлар 20 яшькә ка­дәрге яшьләрдә һәм пенсия яшендәгеләрдә күбрәк була, диләр...

- Яшьләр күп вакыт нишләргә белмичә билгесезлек алдында кала. Картлар исә үзләрен кая куярга белми. Бигрәк тә хезмәтендә актив булган кеше пенсиягә чыгуны авыр кичерә. Кеше бөтен гомерен эшкә биргән икән, гаиләсенә вакыты аз кала. Бездә андыйлар бик күп. Аның өчен эштән китү зур газап. Үзен эшкә багышлаган кеше­нең балалар белән дә арасы якын булмый. Югалып калмас өчен шө­гыль кирәк. Кайбер кеше пенсиягә, киресенчә, зур планнар белән чыга. Эшләгәндә мөмкинлек булмады, хәзер рәхәт­лә­неп үземчә яшәя­чәкмен, ди. Ветераннар оешмаларына йөри, хорга языла. Җыр­лау өчен консерватория бетерү мәҗ­бүри түгел. Күңел тыныч булмаганда кулдан эш китә, өйдәге эшләрне карарга үзеңне мәҗбүр итәргә кирәк. Нәтиҗәсен күреп сөенәчәк­сең. Моңсуланып аласың инде ул. Моңсулык та табигый халәт, адәм баласы һаман көлеп кенә яши алмый.

- Гөлнара ханым, кешене юату бер нәрсә, ә авыр чакта үзеңне ничек кулга алырга?

- Мин, шөкер, һаман да ке­ше­ләргә кирәк, дип яшим. Шалтыраталар, киңәш сорыйлар. Авырлыктан чыгуның бер юлы бу. Үзең­некен онытып торып, кеше мәшә­катенә чуму. Якыныңны югалт­кач, күңелне үкенү хисе тырный. Ник тегеләй эшләмәдем дә, ник болай эшлә­мәдем, ник күбрәк аның янында булмадым, дип уфтанасың. Үзеңне гаепле санау ул шулай ук тынычлыкны ала. Балага якынрак буласы калган, дибез. Ә кешене, үзеңне битәрләмә, димәк, шулай тиеш булган, дип юатам. Китаплардан укып беләбез, дворяннар да, әйтик, Пушкин чорында һаман бала белән генә утырмаган. Ә бергә аралашкан вакытта төпле киңәш, тәрбия бирергә өлгергән­нәр. Бергә утырып телевизор карау гына тәрбия түгел.

- Игътибарлы булырга ки­рәк, дисезме?

- Бер коллегам шалтыратты: "Узган ел мине концертка чакырган идең, хәтерлисеңме? Борчулардан кая барып бәрелергә бел­мәгән чак, күңелемнең тулган мәле иде", - ди. Мин ул хакта уйламадым да. Буш билетым бар иде. Адәм баласы өчен кайчак тамашага барып кайту да күңел юанычы була ала. Ә концерттан бигрәк чакыру, илтифат күрсәтү өчен кү­ңеле булган. Игътибар белән ка­расаң, үзенә кул салырга җыенган кешенең дә холкында үзгәреш сизәсең. Ул компа­нияләрдән кача, читләшә, кадерле әйберләрен бүләк итә башлый. Суицид ирләр арасында күбрәк. Ха­тын-кыз авыр­лыкларга чыдамрак, тор­мышның үзгәрүенә дә җиңел­рәк карый. Кайгысын сөйләп бушана. Ышанып, сүз сөйләрлек кешең булмаса, читен. Суицид турында сөйләп, киңәш сораучыларга телефонымны да бирәм. Андый уй башыңа килә икән, моны эш­лә­гәнче миңа шалтырат, сөйләшик, дим. Төнге өчтә дә шалтыратулар була. Ул ачылып проблемасы хакында сөйли. Аннан чыгу юлын таба алмый, үзен тупикка барып төртелгәндәй хис итә. Дөньяның кызыгын тапмый. Бер егет минем янга бик озак йөрде. Хәзер үзен кулга алды кебек. Китаплар яза башлады. Бастырып чыгарырмы ул язганнарын? Анысы мөһим түгел, аның сәләте ачылып китте.

-Якынын югалтканнар да ярдәм сорап сезнең номерны җыя...

- Югалтулар шундый авыр бит ул. Үз башыннан узмаган кеше аңламый инде аны. Улым үлгәч, урманга чыгып кычкырып йөрү­ем­не хәзер клиентларыма да оялмыйча әйтәм. Җиргә басып, илереп кычкырганда эчтәге җимер­геч энергия чыгып китә. Уянгач, авызымны көч­кә ача идем. Ул чагында тешләрем черемичә сынып бетте, казналарым сызлый иде. Тешне кысып тү­зәм, дигән гыйбарә бар бит. Ирем эч­тән сызды. Шуңа күрә аңа авыррак та булды. Мин дә яндым, шул вакытта да хәсрәтен сөйләргә кил­гән кешеләрне кире бормадым. Алар­ны кызгандым. Эшләгәндә ке­шедән күпме рәх­мәтләр ише­тәсең. Шулар яшәргә көч бирә. Синең киңәшең белән кешенең тормышы яхшы якка үзгәреп китүен күреп тору сөенеч бит.

- Димәк, дөньяны башкача күрергә булышасыз...

- Ак биттә кечкенә генә тап булса, бөтен кеше шул төрткене күрә. Шул хакта сөйли, ә бит ак тирәлек зуррак. Шуңа борчылып утырырга да, аны бизәп җибәрергә дә була. Минем бурыч - кешегә шул төртке­не матурларга өйрәтү. Беркемнең дә сандыгы буш түгел. Кемдер сөйли, кемдер эченә йота. Кайбе­рәүләр шул сандыкны ачып карарга куркып яши. Ә ачсалар, борчулардан тыш, күпме шатлыклы вакыйгалар, яраткан кешеләр анда. Үткәннәр алай ук куркыныч түгел икән. Нәрсә генә булса да, үзеңне кулга алырга, коелып төшмәскә кирәк. Вак-төяккә дә шатлана бе­лергә, җирдә басып йөри алуыбызга сөенергә. Тәннең тизрәк савыгуы да күңел халә­теннән тора. Авыр чакта кычкырып көлеп куям. Авырлыкны көлә-көлә җиңү җи­ңелрәк.

Фәния Арсланова ("Ватаным Татарстан", /№ 161, 28.10.2016/)

Чыганак:http://vatantat.ru/index.php?pg=2432

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев