Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" хәбәрчесен - Мөршидә апа Ваһапованы зурладылар

Бүген кадерле, хөрмәтле, иң өлкән хәбәрчебез Мөршидә Минһаҗ кызы Ваһаповага 90 яшь тулды. 70 еллап хәбәрчелек стажы булган, халык арасында ихтирам казанган, фидакарь хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән педагогны котларга аның балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре, укучылары җыйналды. Олы юбилейны матур итеп, авыл җирлеге, "Шахтер" хуҗалыгы, Комыргуҗа мәктәбе бер булып, мәктәп...

Бүген кадерле, хөрмәтле, иң өлкән хәбәрчебез Мөршидә Минһаҗ кызы Ваһаповага 90 яшь тулды. 70 еллап хәбәрчелек стажы булган, халык арасында ихтирам казанган, фидакарь хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән педагогны котларга аның балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре, укучылары җыйналды. Олы юбилейны матур итеп, авыл җирлеге, "Шахтер" хуҗалыгы, Комыргуҗа мәктәбе бер булып, мәктәп ашханәсендә үткәрделәр.

Әзерләнгән табынга Мөршидә Минһаҗ кызын олылап, укучылар коридор ясап, юбилярны җитәкләп алып чыгып табын туренә утырттылар.

Чәчәкләр, ихтирам, хөрмәт... Хакимият вәкиле Наил Сибагатов район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, Россия Президенты В.Путин исеменнән котлау открыткаларын укып, бүләген тапшыргач, ветераннар советы рәисе Миңгазиз Зиннәтов чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов үзенең ихтирамын белдереп, юбилярга рәхмәтен әйтте. Мөршидә апаның укучысы Сәрия Хәкимова, Габделнур Мәрдәнов, мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева, Комыргуҗа авылы ветераннар советы рәисе Гөлсинә ханым да, "Әтнә таңы" журналистлары да котлау сүзләрен җиткерделәр. Туганнар, дуслар,мәктәп укучыларының чыгышлары барысы да Мөршидә апаның эшчәнлегенә багышланган иде.

Ә бөек галим Шиһабетдин Мәрҗанинең туган авылы Ябынчыда яшәүче, аның нигезен оныттырмаучы, бөек кыйммәтләрне дөньяга танытучы Мөршидә апаның тормышы бай һәм аның бер генә минуты да бушка узмаган. Укытучы, агитатор, пропагандист, җәмәгать эшлеклесе...

Бүген дә акылы камил, һәр җитәкчегә багышлап шигырь язган, аны сөйләп рәхмәтен әйтте. "Бик зурладыгыз", диеп сөенгән Мөршидә апабызга карап сокландык. Нәселендә 103 яшенә кадәр яшәүче булгач, өметләнеп, ихластан озын гомер теләдек. Сәламәт булып узарга насыйп булсын. Язманың тулысын газетабыздан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев