Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - яңа бәйге

Яңа бәйге «Бармы соң ул сөю?» Тагын керәм сөю бакчасына... Салкын көз бит инде, соң димә. Нишлим шашып сиңа гашыйк булгач, Бик кадерле булгач син миңа... Әйдәгез якташыбыз Фердинант абый Гайсинга кушылып, мәхәббәт турында сөйләшик! Сәбәбе дә бар: «Гашыйклар көне» җитә, аннан соң мәхәббәт кешене матур итә, елмаерга, кыенлыкларны җиңәргә...

Яңа бәйге

"Бармы соң ул сөю?"

Тагын керәм сөю бакчасына...

Салкын көз бит инде, соң димә.

Нишлим шашып сиңа гашыйк булгач,

Бик кадерле булгач син миңа...

 

Әйдәгез якташыбыз Фердинант абый Гайсинга кушылып, мәхәббәт турында сөйләшик! Сәбәбе дә бар: "Гашыйклар көне" җитә, аннан соң мәхәббәт кешене матур итә, елмаерга, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтә. Тик аяусыз бер хакыйкать бар: мәхәббәт кешенең үзеннән рөхсәт сорап килми, сорап китми, ул-ихтыярдан өстен көч. Шатлыктан гына да тормый, әрнүле күз яшьләре дә таныштыр...менә шуннан соң шигырьләре газетабызда басылып килгән Марзыя Мухинага кушылып, "Пычагымамы" ул сөю..." дип тә әйтеп куясың. "Адаштырды мине сөю", "Төшләремә кереп йөдәтәсең" диючеләр дә бар. Куп сөйләшеп була, ә сез безне сөю барлыкка ышандырыгыз! Ышандыра алсагыз, "Гашыйклар көне"нә Сезне бүләк көтә!

Роман язарга кирәкми, кыскалыкта осталык, диләр. Дәлилле дә булсын. Язмаларыгызны 11 февральгә кадәр кабул итәбез. Аралашу өчен почта аша хат җибәрә аласыз, электрон почта да, социаль челтәрдәге ачык группалар да сезнең өчен эшли. Рәхим итегез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев