29 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә буран булуы көтелә
Буран булса, юлга чыкмагыз! Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә бүлегенә кисәтү килгән. «Якын көннәрдә һава торыышы үзгәрәчәк, буран чыгачак. Мондый һава торышында юлга чыкмаска тырышыгыз, саклану чараларын күрегез»,- дип кисәтәләр алар. Ишетик!
-
Әтнәдә «Ана капиталы»н акчалата бирәчәкләр
Әти-әниләр «Ана капиталы»ннан 20 мең сум акча алачаклар. Интернет челтәрендә «Российская газета»га сылтама ясап, әнә шулай дип хәбәр итәләр.
-
“Әтнә таңы“ - яңа бәйге
Яңа бәйге «Бармы соң ул сөю?» Тагын керәм сөю бакчасына... Салкын көз бит инде, соң димә. Нишлим шашып сиңа гашыйк булгач, Бик кадерле булгач син миңа... Әйдәгез якташыбыз Фердинант абый Гайсинга кушылып, мәхәббәт турында сөйләшик! Сәбәбе дә бар: «Гашыйклар көне» җитә, аннан соң мәхәббәт кешене матур итә, елмаерга, кыенлыкларны җиңәргә...
-
Әтнәдә бер айда ике котыру очрагы теркәлгән
Соңгы елларда районда котыру авыруы белән авыртучы төлкеләр, этләр һәм мәчеләр күбәйде, ул гына түгел, бу авыртулар кешеләргә һәм йорт хайваннарына һөҗүм итү очраклары да ешайды. 2014 елда районда 5 котырган төлке, 2 мәче лабораториядә тикшерелеп, диагнозлары расланды. 2015 елда мондый тагын ике очрак теркәлде. Нәрсә соң ул котыру авыруы?...
-
Әтнәдә радио һәм телевидение программалары күрсәтү тукталып торачак
29 гыйнвардан алып 13 февральгә хәтле Олы Әтнә торак пунктында цифрлы телевдение һәм радио эшчәнлеге монтажлау буенча ремонт үткәрелү сәбапле, туктатылып торачак. Программалар 9.00дән 18.00 гә хәтле күрсәтелмәс дип көтелә. Шул ук вакытта шартлар уңайлы булган очракта ремонт вакыты кыскарачак. Бу хакта " РТПЦ Татарстан Республикасы"ның РТРС филиалы хәбәр итә.
-
Әтнәдә Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чаралар үтә
Олы Мәңгәр авылы мәдәният йорты сәхнәсендә район мәдәният бүлеге игълан иткән авыл җирлекләре арасында узучы " Еллар агышында кеше язмышлары" бәйгесенең шушы җирлек үзешчәннәре катнашында чираттагысы булып узды. Мәдәният йортының фойесында сугыш чоры белән бәйле истәлекләрдән торган күргәзмә әзерләнгән иде. Биредә Олы Мәңгәр җирлегендә яшәгән сугыш ветераннарының шәхси киемнәре, әйберләре...