Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чаралар үтә

Олы Мәңгәр авылы мәдәният йорты сәхнәсендә район мәдәният бүлеге игълан иткән авыл җирлекләре арасында узучы " Еллар агышында кеше язмышлары" бәйгесенең шушы җирлек үзешчәннәре катнашында чираттагысы булып узды. Мәдәният йортының фойесында сугыш чоры белән бәйле истәлекләрдән торган күргәзмә әзерләнгән иде. Биредә Олы Мәңгәр җирлегендә яшәгән сугыш ветераннарының шәхси киемнәре, әйберләре...

Олы Мәңгәр авылы мәдәният йорты сәхнәсендә район мәдәният бүлеге игълан иткән авыл җирлекләре арасында узучы " Еллар агышында кеше язмышлары" бәйгесенең шушы җирлек үзешчәннәре катнашында чираттагысы булып узды. Мәдәният йортының фойесында сугыш чоры белән бәйле истәлекләрдән торган күргәзмә әзерләнгән иде. Биредә Олы Мәңгәр җирлегендә яшәгән сугыш ветераннарының шәхси киемнәре, әйберләре куелган. Концерт барышында сугыш чорының бар дәһшәте, югалту ачысы, җиңү шатлыгы гәүдәләндерелде. Өлкән буын вәкилләреннән Илсөя апа Вәлиева, Мәүлидә апа Шәвәлиева, биюче Хәлимә апа Закированың чыгышлары аеруча истә калды. Яшьрәкләрдән Наҗия Мөхәммәтҗанова,т Гөлүзә Сираҗиева, җырчы егетебез Мөнир Мәрдәнов, мәдәният йортының алыштыргысыз җитәкчесе Гөлсинә Шакированың җырлары да берәүне дә битараф калдырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев