Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә тәрбиячеләре Балтачта чыгыш ясадылар

Әтнә тәрбиячеләре Балтачта чыгыш ясадылар 18 мартта Балтач бистәсенең 4нче балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" бәйгесенең зонаара туры үтте. Без, гадәттә, баланың шәхес булып формалашуында укытучы мөһим рольне уйный дип сөйлибез. Ә бит бала мәктәпкә хәзерлек һәм азмы-күпме белем белән килә. Аны ул балалар бакчасында үзләштерә. Бакча яшендә үк...

Әтнә тәрбиячеләре Балтачта чыгыш ясадылар

18 мартта Балтач бистәсенең 4нче балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" бәйгесенең зонаара туры үтте.

Без, гадәттә, баланың шәхес булып формалашуында укытучы мөһим рольне уйный дип сөйлибез. Ә бит бала мәктәпкә хәзерлек һәм азмы-күпме белем белән килә. Аны ул балалар бакчасында үзләштерә. Бакча яшендә үк баланың җыр-моңга, биюгә, нәфис сүзгә, кул эшләренә, спортка сәләте ачыла. Үз-үзен сәхнәдә тотарга өйрәнә. Соңгы дистә елда чит телләр өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә. Боларның барысы да тәрбиячеләр тырышлыгы аша тормышка ашырыла. Менә шушы эшчәнлекләрне чагылдырып, кичә Балтач бистәсенең 4нче балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" конкурсының зонаара туры үтте. Ни өчен 4нче балалар бакчасы базасында дигән сорау туа торгандыр, билгеле. Әлеге бакча республика күләмендә узган ел мәктәпкәчә яшьтәге балаларга берничә тел өйрәтү күнекмәләрен өйрәтү буенча 1 миллион сумлык Грант откан булуы белән данлыклы.

Биредә Саба, Теләче, Кукмара, Арча, Әтнә, Мамадыш һәм Балтач районыннан икешәр тәрбияче үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Мәртәбәле жюри аларның балалар белән үткәргән ачык чараларына һәм методик темалары буенча әзерләнгән презентацияләренә бәя бирде. Әтнә районыннан әлеге бәйгедә Күәм бакчасы тәрбиячесе Фазылҗанова Гөлнар, Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячесе Резеда Бәйрәмова катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев