20 март 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә җәяүлене бәрдергәннәр
Әтнә- Дөбьяз юлының Бәрәскә өлешендә юл һәлакәте теркәлде. ГАЗ -52 машинасының йөртүчесе юлда көчле бозлавык булу сәбәпле, идарәне югалта һәм юлдан баручы җәяүлене эләктереп китә. Җәяүле авыр тән җәрәхәтләре алып, Казанга, хастаханәгә озатыла. Бүгеге көндә әлеге эш буенча тикшерү эшләре алып барыла.
-
Әтнәгә кошлар кайта
19 мартта Комыргуҗа урта мәктәбендә «Ашыт» сакланышы инспекторлары Рәшит Әхмәтҗанов, Аделина Мөхәммәтҗанова катнашында «Кошлар кайта» дип исемләнгән бәйге-чара үткәрелде. Укучылар ясаган сыерчык ояларын бәяләп, җиңүчеләргә тыюлыкның «Рәхмәт хаты»н тапшырдык. 20 мартта мондый чара Иске Өҗем мәктәбендә булачак», - дип хәбәр итте сакланыш инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов
-
Республика матбугаты Әтнәне яза!
Әтнә хатыннарын Рәшит абый ашата Әтнәнең Күңгәр, Түбән Шашы, Күшәр якларына кунакка кайтсаң, күчтәнәчкә, һичшиксез, камыр ризыклары биреп җибәрәләр. "Бу бәлешләрне Күңгәрдә пешерәләр, авылда шундый цех эшли", - дигәч, аптырап калган идем. Хуҗа кеше Рәшит абый Абдуллаҗанов әйтүенчә, әлеге цехның эшли башлавына 4 ел булган. "20 ел элек үк туган...
-
Әтнә тәрбиячеләре Балтачта чыгыш ясадылар
Әтнә тәрбиячеләре Балтачта чыгыш ясадылар 18 мартта Балтач бистәсенең 4нче балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" бәйгесенең зонаара туры үтте. Без, гадәттә, баланың шәхес булып формалашуында укытучы мөһим рольне уйный дип сөйлибез. Ә бит бала мәктәпкә хәзерлек һәм азмы-күпме белем белән килә. Аны ул балалар бакчасында үзләштерә. Бакча яшендә үк...