Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары WorldSkills Russia Татарстан төбәк ярышларында катнашты

Һөнәрле үлмәс, Һөнәрсез - көн күрмәс, ди халык әйтеме. Апрель аеның беренче атнасы республикабызнын башкаласы Казан шәһәрендә шушы шигарь астында үтте. Казан эшче Һөнәр ияләрен үзенә җыйды. Кемнәр генә юк иде WorldSkills Russia Татарстан төбәк ярышларында: төзүчеләр, пешекчеләр, химиклар, программистлар, флористлар, ландшафт дизайнерлары, тегучеләр, парикмахерлар, мехатроника белгечләре, барысы бергә 56...

Һөнәрле үлмәс, Һөнәрсез - көн күрмәс, ди халык әйтеме.

Апрель аеның беренче атнасы республикабызнын башкаласы Казан шәһәрендә шушы шигарь астында үтте. Казан эшче Һөнәр ияләрен үзенә җыйды. Кемнәр генә юк иде WorldSkills Russia Татарстан төбәк ярышларында: төзүчеләр, пешекчеләр, химиклар, программистлар, флористлар, ландшафт дизайнерлары, тегучеләр, парикмахерлар, мехатроника белгечләре, барысы бергә 56 компетенция. Күргәннәр шаккаттыра: масштаб, оештыручыларның һәм катнашучыларның атна буе бер дулкында булуы, катнашучыларның осталыгы, тырышлыгы һәм аларның үз эшләренең чын фанатлары булуы.

Оештыру бик зур дәрәҗәдә, кунакларны каршылый белә Казан. Универсиада, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында ишеткән идем, ә бу юлы үз күзләрем белән күреп, инанып кайттым. 2016 нчы елгы WorldSkills Russia Татарстан төбәк ярышларында Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентларына да катнашу бәхете елмайды. Алар, 412 нче төркемнән Хафизуллин Раил һәм 41 В төркеменнән Галимҗанов Рушан, "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" һәм "Ветеринария" компетенцияләрендә көч сынаштылар. Шәхсән үзем "Ветеринария" белгечлеге буенча, Биккинин Айдар Нигъмәтҗан улы "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясендә эксперт булып, катнашучыларга бәя биреп тордык. Безнең "Ветеринария" компетенциясе WorldSkills Russia Татарстан кысаларына быел беренче тапкыр кертелде, анда республикабызның Буа ветеринария техникумы, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы укучылары белән беррәттән Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Удмуртия, Мари Иле республикаларыннан барысы 8 яшь белгеч катнашты. Өч көн дәвамында микробиология, фармакология, клиник диагностика, ветеринар-санитар экспертиза, хирургия буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. WorldSkills ярышларында катнашучылар тәвәккәл, кыю, сизгер, барлык профессиональ компетенцияләргә ия булырга тиеш. Безнең егетләр дә сынатмады. Микробиология өлешендә Рушанга тиңнәр булмады, чит төбәкләрдән килгән экспертлар да моны бәяләп үтте. Беренче өчлеккә эләкмәсәк тә, без үзебезне җиңелүчеләр дип санамыйбыз. Республикабызның премьер-министры Халиков Илдар Шәүкәт улы да, WorldSkills Russia Татарстан төбәк ярышларының ябылу тантанасында моны ассызыклап үтте. "Бу залда җиңелүчеләр юк, сез барыгыз да җиңүчеләр - үзегезнең уку йортыгызда, районыгызда, шәһәрегездә", диде ул һәм барыбызга да уңышлар теләде.

2016 нчы елгы Татарстан төбәк ярышлары тәмам, җиңүчеләрне Саранск, Мәскәү шәһәрләре көтә. Уңышлар телик аларга. Дөньякүләм ярышларда Россия командасы составында Татарстан егет-кызларын да күрү бәхетенә ирешсәк иде. Ә без, җиң сызганып эшкә керештек, 2017 елда узачак ярышларда катнашып, тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешер өчен. Бирсен, Ходай...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев