18 апрель 2016 яңалыклары
-
Әтнә укучылары WorldSkills Russia Татарстан төбәк ярышларында катнашты
Һөнәрле үлмәс, Һөнәрсез - көн күрмәс, ди халык әйтеме. Апрель аеның беренче атнасы республикабызнын башкаласы Казан шәһәрендә шушы шигарь астында үтте. Казан эшче Һөнәр ияләрен үзенә җыйды. Кемнәр генә юк иде WorldSkills Russia Татарстан төбәк ярышларында: төзүчеләр, пешекчеләр, химиклар, программистлар, флористлар, ландшафт дизайнерлары, тегучеләр, парикмахерлар, мехатроника белгечләре, барысы бергә 56...
-
Әтнәдән Гайфи бабайга - 90 яшь
Күзләрендә - шатлык яшьләре Күңгәр авылыннан Гайфи бабай Гыйльметдинов шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Фәридә ФИЛАТОВА Ачлык - ялангычлыкны иңнәре аша уздырган, сугыш дәһшәтен үз күзләре белән күргән, ут эчендә йөргән кеше буларак бүгенге көннең муллыгына куанып, тормышыннан ямь табып яши Гайфи Гыйльметдин улы. Олы юбилеен...
-
Әтнәдә - "Балкыш" фестивале
«Балкыш» - сәхнә түрендә Район ветераннары арасында « Балкыш» фестивале башланып китүе турында язган идек. Фестивальнең беренче концерты Күшәр мәдәният йортында башланып китте. Анда Өҗем, Күңгәр, Ташчишмә, Мокшы, Күшәр авылларыннан җыр - моң яратучы өлкәннәребез катнашты. "Ветераннар тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын тамашачыларыбыз алкышлап кабул итте. Катнашкан һәркемгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез",...
-
Әтнәләр өчен иң мөһиме – урын түгел
Яз... Казан... Пирамида... "Илһам" бәйгесе! Ниһаять, күптән көтелгән бәйгенең йомгаклау туры килеп җитте! Районнан алты укучыга Казаннан чакыру килде. Калганнар ничек хис иткәннәрдер үзләрен, белмим, тик мин күкнең җиденче катында идем. Иртән сәгать унберләргә Казанга килеп җиттек. Ә Казан тәмам язга чыгып беткән! Ник бер кар булсын?! Регистрация үтеп, Пирамиданы...
-
Спиртлы эчемлекләр белән сату итүче әтнәләр игътибарына
Арский территориальный орган Госалкогольинспекции Республики Татарстан напоминает, что льготный период фиксации в ЕГАИС закупок алкогольной продукции, пива и пивных напиток розничными организациями, осуществленных с 1 января 2016 года по 31 марта 2016 года (включительно), установленный постановлением Правительства Российской Федерации от 29.12.2015 № 1459 «О функционировании единой государственной автоматизированной информационной системы...
-
Әтнәләр, Казанга барсагыз белеп торыгыз...
18 апрельдән җәмәгать транспортында йөрү бәяләре артты. Хәзер бер билет бәясе 25 сум булды. Транспорт картасы белән түләгән очракта - 23 сум. Шулай ук айлык юл йөрү билетының 10 тапкыр бару өчен булганын алган очракта бер тапкыр бару 23 сумга һәм аерым бер төр транспортта гына 50 тапкыр бару өчен...
-
Әтнәләр сез дә укый аласыз
Эшмәкәрләргә бушлай белем бирәләр «Сбербанк» һәм «Google» оешмалары, Татарстан Республикасы хакимияте белән берлектә, кече бизнесны үстерү максатыннан, эшмәкәрләргә бушлай белем бирүче «Бизнес-класс» проекты башлап җибәрә. Гаризаларны инде 11 апрельдән www.business-class.pro сайтында тапшырырга була. Уку программасы 15 майдан башланачак һәм ярты ел дәвам итәчәк. Эшмәкәрлелекне үстерүгә юнәлтелгән проектлар республикада электән үк...
-
Әтнәләр, Татарстанда һава торышы бозыла
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 18 апрельдә, һава торышының көйсезләнүе көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез җилнең тизлеге 15-20 метр секундка җитеп көчәюе көтелә, яшенле яңгыр булуы ихтимал. Аерым районнарда көчле яңгыр явачак. Урыны белән томан төшәргә дә мөмкин. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8,...