Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр өчен иң мөһиме – урын түгел

Яз... Казан... Пирамида... "Илһам" бәйгесе! Ниһаять, күптән көтелгән бәйгенең йомгаклау туры килеп җитте! Районнан алты укучыга Казаннан чакыру килде. Калганнар ничек хис иткәннәрдер үзләрен, белмим, тик мин күкнең җиденче катында идем. Иртән сәгать унберләргә Казанга килеп җиттек. Ә Казан тәмам язга чыгып беткән! Ник бер кар булсын?! Регистрация үтеп, Пирамиданы...

Яз... Казан... Пирамида... "Илһам" бәйгесе!

Ниһаять, күптән көтелгән бәйгенең йомгаклау туры килеп җитте! Районнан алты укучыга Казаннан чакыру килде. Калганнар ничек хис иткәннәрдер үзләрен, белмим, тик мин күкнең җиденче катында идем. Иртән сәгать унберләргә Казанга килеп җиттек. Ә Казан тәмам язга чыгып беткән! Ник бер кар булсын?! Регистрация үтеп, Пирамиданы күзли башладык. Анда кая карама көзге, ә уртада призмалар тора. (Ник анда призма куйганнарын әле дә аңламадым). Ә инде күп катнашучының күңеленә фонтан үтеп керде. Кыскасы, башлангыч балаларына тынгы бирмәде ул, гел үзе янына чакырды.

Инде тамак ялгарга вакыт җитте. Талоннар биреп безне күрше бинадагы "Джокер" ресторанына озаттылар. Иң кызыгы шул: без бушка ашадык һәм ашарга официантлар үзләре өстәлгә китереп бирәләр иде. Мин һәм , Саптагы 3 нче класс кызы, Руфинә белән патшабикәләрдән дә ким хис итмәдек инде үзебезне. Югыйсә, тәмле ашаталар бит!

Эчләребезне тутыргач, безне төркемләп-төркемләп бүлеп, Казан кремле буенча экскурсиягә җибәрделәр. Монда да җитмәсә бер кызык хәл булды! Башка төркемнәр 30-40 кешедән тора, ә безнеке 9 кешедән генә тора иде! Ни өчен? Чөнки без иң соңгы төркем идек. Башта 30 кешелек арчаларга кушылып беткән идек. Тик Арча булмаганнарны чакырып алдылар, шуңа кире икенче экскурсовадка китергә мәҗбүр булдык. Тик мин кызганмыйм. Безнең экскурсовод, Гөлназ апа, Кремльнең тарихын бик җентекләп сөйләде. Шунысы кызык: элек Казан кремленең сәгатенең телләре түгел, ә түгәрәге күчеп йөргән булган! Без хәтта Кол Шәриф мәчетенең намаз укый торган урынына да кердек. Ә инде Сөембикә манарасына кулыбызны куеп теләк теләп тә өлгердек. "Илһам" да дусларымны күрә алырмын дип уйламаган да идем. Җитмәсә, күбесе Алтын каләм ияләре. Аларны күргәч, җанга җылы булып китте. Таныш йөзләр булгач, бермә-бер кызык икән ул.

Кремль буйлап йөри-йөри аякларыбыз тәмам арып бетте. Болай күп йөреп ияләшмәгән шул авыл аяклары. Тик алар 1-2 сәгать ял итеп тә алырга өлгерделәр. Инде бүләкләү тантанасың да вакыты килеп җитте. Пирамидадагы без утырган утыргычларда кәгазь пакетларда "Казан утлары" журналы, Валентин Бурайкинның "И надо жить" , һәм "Илһам" да катнашучыларның әсәрләре тупланган(тик бөтенесенеке дә түгел) җыентык бар иде. Урын алмасам да , бу җыентык та, үз әсәремне күреп куандым. Бәхетле булу өчен ни җитә?! Иң мөһиме урын түгел икән ул, чөнки кайбер җиңүчеләрнең әсәрләре юк иде.

Ниһаять, бүгенге көннең кульминацон ноктасы килеп тә җитте. Бәйрәмгә нинди генә кунаклар килмәгән иде: Энгель абый Фәттахов, Разил Вәлиев, Рәфис Корбан, Римма Ратникова... ә җырчылардан Венера Ганиева, Азат һәм Алсу Фазлиевлар, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, "Казан егетләре" төркеме... Кыскасы, кемнәр генә юк иде. Ә бәйрәм кичәсен Марсель Әскәров һәм Роза Әдиятуллина алып барды. Үзегезнең дә барасы килдеме? Килмичә тагын, йолдызларны күп булмый алар. Соңыннан, республикакүләм конкурсларда үзеңне гел сынап карарга кирәк дигән нәтиҗә ясадым. Монда дуслар гына түгел, авторитет та арта!

Рәхмәтләремне үзебезнең мәктәп дирекциясенә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия апага, Яңа Шашы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара апга һәм мәктәп директорына зур рәхмәтләремне белдерәм. Сез булмасагыз, бәлки бу мәкаләне язмаганда булыр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев