Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Гайфи бабайга - 90 яшь

Күзләрендә - шатлык яшьләре Күңгәр авылыннан Гайфи бабай Гыйльметдинов шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Фәридә ФИЛАТОВА Ачлык - ялангычлыкны иңнәре аша уздырган, сугыш дәһшәтен үз күзләре белән күргән, ут эчендә йөргән кеше буларак бүгенге көннең муллыгына куанып, тормышыннан ямь табып яши Гайфи Гыйльметдин улы. Олы юбилеен...

Күзләрендә - шатлык яшьләре

Күңгәр авылыннан Гайфи бабай Гыйльметдинов шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Фәридә ФИЛАТОВА

Ачлык - ялангычлыкны иңнәре аша уздырган, сугыш дәһшәтен үз күзләре белән күргән, ут эчендә йөргән кеше буларак бүгенге көннең муллыгына куанып, тормышыннан ямь табып яши Гайфи Гыйльметдин улы. Олы юбилеен Казан шәһәренең сугыш инвалидлары һәм ветераннар госпиталендә каршыласа да, күңеле көр, йөзе шат аның. Шулай булмыйни, янында хөрмәт итеп, кадерләп торган улы, кызлары, килен - кияүләре , оныклары бар бит. Исәпләп карагач, барысы бергә 39 га җыела икән. Әнә бит, улы Альберт та, "авылга җыелып кайткач, өйгә сыймыйбыз,"-ди. Ә әтиләре янында бик еш кунак алар. Кайтып хәлен белергә әтиебез, кунак булырга - туган нигезебез бар, дип куанып бетә алмыйлар. Шулай, газиз кешеләрсез без ничә яшьтә булсак та ятим, хәтта туган нигез дә алардан башка үксез булып кала.

Юбилярны котларга Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова белән бергәләп бардык. Онытмаганнар якташлары бабакайны, бүләкләр, күчтәнәчләр алып Казанга барырга да вакыт таптылар. Монысы исә Гайфи бабай өчен икеләтә шатлык булды. Күзләре сөенеч яшьләреннән мөлдерәде.

Сугышка 1943 елда алына Гайфи бабай. Каһәр суккан Суслонгер мәхшәрен күрергә насыйп була аңа. Аннан соң Украинаның Николаевск, Трускавец шәһәрләрендә хезмәт итә. Элемтәче була ул. Бандеровчыларга каршы сугышкан, Украина җирләре өчен сугышларда якын дусларын югалткан 90 яшьлек ветеранның бүгенге көндә бу илдә барган чуалышларга йөрәге әрни.

Туган авылына кайту сугыш бетеп, байтак вакыт узгач кына насыйп була Күңгәр егетенә. Башта ялга кайта. Әнә шул яллар барысын да хәл итә инде. Киткәндә вәгьдәләшкән яры - бер сыйныфта укып, 7 ел буе көткән Галиябануына өйләнеп китә егет. Демобилизацияләнеп кайтканнан соң, матур итеп яши башлыйлар. Сугышка кадәр судта сәркатип булып эшләгән Гайфи сугыштан соң 19 ел бригадир, 4 ел ферма мөдире булып эшли. Лаеклы ялга исә данлыклы " Искра" колхозының кадрлар бүлеге җитәкчесе булып эшләгән җиреннән чыга. Галиябануы белән бергәләп ике ул, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып, инде үзләре дә дәүәни - дәүәти булып, оныклар үстерешәләр. Кызганыч, бер уллары гына яшьләй вафат була.

Җиребезгә кабат язлар килде. Бик тиздән чәчәкле май ае да, аның белән бергә Бөек Җиңүне китергән 9 май иртәсе дә килеп җитәр. Һәйкәл янында ветераннарыбызны хөрмәтләрбез. Күңгәр авылыннан Гайфи Гыйльметдинов та кабат хәтерендә сугыш мизгелләрен яңартыр. Кунакчыл өе кабат аны котларга кайткан якыннары тавышыннан гөр килеп торыр, Шулай гына була күрсен. Әле тагын бик күп еллар балаларын, оныклары сөендереп, сәламәт булып, тынычлыкта - муллыкта яшәргә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев