Әтнә журналистлары Арчада киңәшмәдә булды
Арча шәһәренең сәнгать мәктәбе бинасында "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалларының төбәк семинары үтте.
Якын-тирә район газеталарының баш мөхәррирләре, аларның урынбасарлары җәмгыятьнең 2017 елга кадәр үсеш юллары хакында сөйләшеп, фикер алыштылар.
Семинарны "ТАТМЕДИА"ның Коммерция департаменты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Равзиева алып барды. Шулай ук генераль директорның киңәшчесе Римзил Вәлиев чыгышын да тыңладык. Ул редакторларның , журналистларның фикерләрен, теләкләрен тыңлады, киңәшләрен бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев