26 декабрь 2014 яңалыклары
-
Әтнә журналистлары Арчада киңәшмәдә булды
Арча шәһәренең сәнгать мәктәбе бинасында "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалларының төбәк семинары үтте.
-
Әтнә Кыш бабайлары парадка чыкты
Әтнә Кыш бабайлары парадка чыкты Район халкы үзәк чыршы ачылышын тамаша кылды. Район оешмалары кайсы ничек булдыра, Кыш бабайлар парадына чыкты. Быел икенче елын гына үтсә дә, район халкы әлеге чараны үз итеп өлгерде дә инде. Үзәк чыршы ачылышында халык Сабантуй бәйрәмен хәтерләтте. тамаша карарага килүчеләр табада яңа гына чыҗылдап...
-
Әтнәдә саклык банкы бетә
Соңгы көннәрдә газета укучыларыбыз бер-бер артлы шалтыратып, «Кызлар, сбербанк бетә, дип сөйләшә халык, сез ишетмәдегезме? Бетә калса, кредитларны кая барып туләрбез икән, хезмәт хакын да шуннан ала идек, әле җайлы иде. Ник бетә икән соң ул, белмисезме?» - дип сорадылар. Баштарак көлебрэк карасак та, соңрак урамда да хәйран җитди сөйләшүчеләргә...
-
Әтнәдән Кәүсәрия апа: безнең балачак булмады
Җиңүнең 70 еллыгы "Безнең балачак булмады..." Шуңа да ул безне сагындырмый, - ди Яңа Әтнә авылында гомер кичерүче Кәүсәрия апа Галимова.- Ачлы -туклы тормыш, кияргә кием юк, өйләр суык. Бик иртә олыларча уйларга, кул арасына керергә туры килде. Кәүсәрия апа тумышы белән Югары Көек авылыннан. Сугыш алдыннан, 1938 елда ,...
-
Яңа елдан бензин бәясе арта
Киләсе ел башыннан ягулык бәясе якынча 10 процентка артыр, диләр.
-
Әтнәдә "Сандугач керде күңелгә" бәйгесе үтте
Җыр- моң гомер гомергә кеше тормышының аерылгысыз бер тармагы. Тормышның иң күңелле һәм иң аяныч мизгелләрендә әдам баласы җырлап юана. Соңгы вакытларда " җырлар күп, моңлылар аз"", яки "хәзерге җырчылар җырлый белмиләр" дигән фикерләр еш яңгырый.Дөрестән дә, елдан ел матур, моңлы, тавышлы җырчыларыбыз кими. Авыл җирлегендә үткәрелгән концертларда өлкән яшьтәге...