Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Сандугач керде күңелгә" бәйгесе үтте

Җыр- моң гомер гомергә кеше тормышының аерылгысыз бер тармагы. Тормышның иң күңелле һәм иң аяныч мизгелләрендә әдам баласы җырлап юана. Соңгы вакытларда " җырлар күп, моңлылар аз"", яки "хәзерге җырчылар җырлый белмиләр" дигән фикерләр еш яңгырый.Дөрестән дә, елдан ел матур, моңлы, тавышлы җырчыларыбыз кими. Авыл җирлегендә үткәрелгән концертларда өлкән яшьтәге...

Җыр- моң гомер гомергә кеше тормышының аерылгысыз бер тармагы. Тормышның иң күңелле һәм иң аяныч мизгелләрендә әдам баласы җырлап юана. Соңгы вакытларда " җырлар күп, моңлылар аз"", яки "хәзерге җырчылар җырлый белмиләр" дигән фикерләр еш яңгырый.Дөрестән дә, елдан ел матур, моңлы, тавышлы җырчыларыбыз кими. Авыл җирлегендә үткәрелгән концертларда өлкән яшьтәге үткәрелгән концертларда өлкән яшьтәге кешеләрнең җырлаганын ишетеп, хәйран калырлык. Кими - ул әле юк дигән дә, җырлый белмиләр дигән дә сүз түгел. Хәзерге матавыклы заманда җырлыр җырлап утырырга яки дөрес итеп җырларга өйрәнергә вакытыбыз һәм теләгебез генә җитми бугай. Тормышыбыз болай да күңелле, артык көч куймый, утырган, яткан җирдән генә эшли торган бик күп кызык шөгыльләр табып була бит.

Балаларда җырга мәхәббәт, җырларга теләк тудыру йөзеннән, мәктәбебездә музыка атналыгы үткәрдек. Төрле классларда музыканың төрле юнәлешләре буенча күңелле чаралар үтте. Ә иң күңеллесе атналыкны йомгаклап үткәрелгән "Сандугач керде күңелгә" җыр бәйгесе булды. Әлеге бәйгедә теләге булган һәр бала катнашып, соло, дуэт, трио группаларда татар, рус һәм инглиз телләрендә 30 дан артык җыр башкардылар. Аның барышында әлегә кадәр ачылмаган талантлар, мәктәбебезнең яңа сандугачлары ачыкланды. Алар арасында иң-иңнәре - Дилә Якупова, Диләрә Ибрагимова, Зилә Фазлыева, Гөлия Хафизова, Резеда Вәлиевалар булды. Балык катнашкан укучыларга истәлекле бүләкләр, ә иң яхшы башкаручыларга мактау кәгазьләре тапшырылды. Бу бәйгене оештыручы музыка укытучысы Альмира Галләмова, яңа талантлар ачыйк дип, берсе дә нәүмиз калмасын дип тырышып йөрүче мәктәбебезнең хуҗалык мөдире Азат абый Муллагалиев, аппаратура белән ярдәм иткән Гөлсинә апа Шакирова һәм Илнур абый Шакиров, укучыларны бәйггегә әзерләгән укытучылар, балалар үзләре - бәйгенең югары дәрәҗәдә үтүенә аларның һәр кайсы үзеннән зур өлеш кертте. Мондый бәйгеләр күбрәк булсын иде, җыр бит ул - яшәртә дә, яшәтә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев