Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 32 машина йөртүче тизлекне арттырган

Суд карары нигезендә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң да, йөртү таныклыгын тиешле органнарга тапшырмыйча, вакытны сузып йөрүчеләр байтак. " Суд карар чыгаруга, таныклыкны алу вакыты исәпләнелә дип ялгыша кайберәүләр. Бу алай түгел, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов. Таныклык суд карары чыгарылып, өч көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакыт...

Суд карары нигезендә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң да, йөртү таныклыгын тиешле органнарга тапшырмыйча, вакытны сузып йөрүчеләр байтак. " Суд карар чыгаруга, таныклыкны алу вакыты исәпләнелә дип ялгыша кайберәүләр. Бу алай түгел, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов. Таныклык суд карары чыгарылып, өч көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакыт та таныклыкны тапшырган көннән исәпләнелә башлый. Әгәр машина йөртүче таныклык тапшырылмаган килеш руль артына утырса, аңа 30 мең сум штраф яки берничә тәүлеккә арест, я булмаса 100 сәгатьтән алып 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яный. Шуны онытмасыннар иде." Ә узган атна барышында 3 вак юл һаләкәте теркәлгән. 12 машина йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган өчен, 32 йөртүчегә тизлекне тиешеннән арттырган өчен протоколлар төзелгән. " Машина йөртүчеләрнең тагын бер кат исләренә төшереп узабыз, алгы һәм ян тәрәзәләрдә тонировка, шторкалар куючыларга 500 сум күләмендә штраф яный. Шулай ук штрафларга игътибарны арттырсыннар иде. Үз вакытында түләнмәгән штраф өчен икеләтә түләү, административ арест яки мәҗбүри эшкә тарту каралган",- дип хәбәр итә инспектор Рамил Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев