12 апрель 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр ишеттегезме
Теләче районында эшкә киткән җиреннән бер егет юкка чыккан. Хәзер аның югалуы турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша таратыла. Айнур Исламгалиев Теләче районының Үзәк авылында яшәгән. Өч көн элек атка атланып күрше Алан авылына эшкә чыгып киткән. Әмма эшенә барып җитмәгән, эзсез югалган, диелә. Атының кире кайту-кайтмавы турында хәбәр юк.
-
"Әтнә таңы"на язылыгыз
Хөрмәтле газета укучылар! 2016 елның 1 апреленнән II яртыеллыкка газетага язылу бара. Бәяләр әлегә элеккечә. Халык өчен - 597 сум, индексы - 16055. Язылырга онытмагыз.
-
Әтнәләр яңа акча чыгачак
Россия Центробанкы яңа акчалар чыгарырга карар кабул иткән. Болар 200 һәм 2000 сумлыклар булачак дип көтелә. Аларны 2017 ел азагына әйләнешкә кертергә планлаштыралар. Яңа банкноталарны эшкәртеп әйләнешкә керткәнче ике еллап вакыт уза икән. Беренче тапкыр акчаларда сурәтләнәчәк шәһәрне һәм аның символын Россия гражданнары сайлаячак. 2016 елның җәендә федераль телеканалларның берсендә...
-
Әтнәләр “Парклар маршы – 2016” башланды
Табигать һәм без Һәр елдагыча, быел да, "Парклар маршы -2016" дип исемләнгән дөньякүләм табигатьне саклауга багышланган чарага карата республикада күптөрле максатларны берләштергән акция башланып китте. Рәшит САБИРОВ, "Ашыт" дәүләт табигать сакланышы җитәкчесе Ул агымдагы елның 27 маена кадәр дәвам итәчәк. Быелгысы елда бу чараның девизы: "Табигатьтә һәркем кадерле. Табигатьнең күптөрлелеген...
-
Әтнәләр дә актив катнаша
2015 ел өчен салым органнарына керем турында декларацияләр тапшыру дәвам итә. Бүгенге көндә бу хакта 160 мең татарстанлы отчет биргән инде. Барысы 300 мең кеше декларация тутырыр дип көтелә. Монда әтнәләр дә актив катнаша.
-
Әтнәләрне бәхет баса
Татарстан хакимияте Казаннан Будапештка туры авиамаршрут ачарга җыена. Моны ел ахырына кадәр башкарып чыгарга планлаштыралар. Моннан тыш, апрель ае ахырында Прагага да туры авиаочышлар башланачак. Кыскасы, бәхет баса әтнәләрне. Хәзер әллә каян әйләнеп йөргәнче, Венгрия башкаласына туры очу мөмкинлеге туа.
-
Әтнәдә ерак юлга сәфәр чыктылар
Күлле-Киме авыл китапханәсендә "Шагыйрь,китап,укучы" дип исемләнгән Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәбездә "Сәфәр чыксам ерак юлга" исемле викторина сораулары бирелде. Укучылар сорауларга теләп җавап бирделәр,үзләренең белемнәрен күрсәттеләр .Кичәбездә катнашкан укытучыларга, укучыларга зур рәхмәтемне белдерәм, Күлле.Киме мәдәният йорты директоры Чулпан Саляхов.
-
Әтнә мәктәпләрендә әхләкый тәрбия – беренче чиратта
Соңгы вакытта укучылар арасында башка сыймас очраклар турында ишетеп торабыз. Үзебезнең район җирлегендә дә мондый хәлләр ешайды. Әнә шуны күздә тотып, Олы Мәңгәр урта мәктәбендә әхлак темасына очрашу булып узды. Әти- әниләр каршында район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Рамил Шәйхетдинов һәм мәгариф бүлеге психологы Лидия Фазылҗанова чыгыш...
-
Әтнәдә 32 машина йөртүче тизлекне арттырган
Суд карары нигезендә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң да, йөртү таныклыгын тиешле органнарга тапшырмыйча, вакытны сузып йөрүчеләр байтак. " Суд карар чыгаруга, таныклыкны алу вакыты исәпләнелә дип ялгыша кайберәүләр. Бу алай түгел, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов. Таныклык суд карары чыгарылып, өч көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакыт...