Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр “Парклар маршы – 2016” башланды

Табигать һәм без Һәр елдагыча, быел да, "Парклар маршы -2016" дип исемләнгән дөньякүләм табигатьне саклауга багышланган чарага карата республикада күптөрле максатларны берләштергән акция башланып китте. Рәшит САБИРОВ, "Ашыт" дәүләт табигать сакланышы җитәкчесе Ул агымдагы елның 27 маена кадәр дәвам итәчәк. Быелгысы елда бу чараның девизы: "Табигатьтә һәркем кадерле. Табигатьнең күптөрлелеген...

Табигать һәм без

Һәр елдагыча, быел да, "Парклар маршы -2016" дип исемләнгән дөньякүләм табигатьне саклауга багышланган чарага карата республикада күптөрле максатларны берләштергән акция башланып китте.

Рәшит САБИРОВ,

"Ашыт" дәүләт табигать сакланышы җитәкчесе Ул агымдагы елның 27 маена кадәр дәвам итәчәк. Быелгысы елда бу чараның девизы: "Табигатьтә һәркем кадерле. Табигатьнең күптөрлелеген саклыйк!" Ул Татарстанда игълан ителгән "Су буе зоналарын саклау елы" кысаларын да үз эченә ала. Бу 28 марттан 27 нче майга кадәр дәвам итә торган "Парклар маршы -2016 " чарасы берничә этапны берләштерә: экскурсияләр, лекция, балалар өчен төрле экологик чаралар, түгәрәк өстәлләр. Конкурс этабы үзе берничә өлештән тора: фотосурәтләр, рәсем һәм әдәби әсәрләр конкурсы; хезмәт өлешендә исә кошларга оялар кую, паркларны чүп-чардан чистарту, су буе зоналарын яшелләндерү; бәйрәм этабында исә күргәзмәләр оештыру каралган. Бу чараларда катнашу ирекле, һәркем табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертә ала.

Ә инде конкурска килгәндә, бу әдәби бәйгедә яше 17 дән артмаган затлар катнаша ала. Әдәби әсәр (шигырь, әкият, хикәя, мәсәл һ.б.) 3-4 биттән артмаска тиеш, ул реферат була алмый, ул баланың үз иҗат җимеше булуы кирәк. Ә рәсем 30×40 смлы биттә ясалган булырга һәм аның икенче ягында рәссам турында мәгълүмат булырга тиеш.

Фотосурәтләр бер катнашучыга 3 сурәттән артмады, төсле яки аклы-каралы, 13×18 см форматта булуы кирәк. Рәсемнәрдә баланың үз тирәлегендәге урнашкан табигатьнең аерым саклануына мохтаҗ булган территорияләрдәге җәнлек, үсемлек, гөмбә һәм башка табигать берлеге күрсәтелүе дә игътибарга алына. "Парклар маршы - 2016" чаралары белән кызыксынган һәркем район мәгариф бүлегенә, "Ашыт" дәүләт табигать сакланышы администрациясенә мөрәҗәгать итеп, үзе үзен кызыксындырган сорауларга җавап ала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев