Әтнәдә бала хокукларын яклау буенча сорауларга җавап бирделәр
Очрашу Бала гына дисәк тә 1954 елда Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамсблеясы бөтен илләрдә Бөтендөнья бала көне үткәрү турында мөрәҗәгать белән чыга. 1959 елнын 20 ноябрендә исә балалар хокуклары турында декларация кабул ителә. Шул көннән бирле бу көн бала хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Фәридә ФИЛАТОВА Шул ук вакытта...
Очрашу
Бала гына дисәк тә
1954 елда Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамсблеясы бөтен илләрдә Бөтендөнья бала көне үткәрү турында мөрәҗәгать белән чыга. 1959 елнын 20 ноябрендә исә балалар хокуклары турында декларация кабул ителә. Шул көннән бирле бу көн бала хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә.
Фәридә ФИЛАТОВА
Шул ук вакытта Берләшкән милләтләр оешмасы биргән мәгълүматларга караганда дөньяда ел саен 11 миллион бала үзенең биш яшьлек туган көнен дә билгеләп үтәз алмыйча вафат була. Дистәләгән миллион бала физик һәм акыл ягыннан сәламәт булмау нәтиҗәсендә тулы тормыгш белән яши алмый интегә.Уйланырлык саннар бу. Ә бит һәркайсыбыз бу дөньяга яшәр өчен туа. Еш кына балалар өлкәннәрнең ваемсызлыгы, игътибарсызылы нәтиҗәсендә зыян күрә.
Олы Әтнә мәктәбендә булып узган бала хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган очрашуның да төп максаты - хокукларын яклауда балаларга, әти - әниләргә ярдәм итү булды. Район башкарма комитеты башлыгы урынбасары Наил Сибагатов, мәгариф бүлеге мөдире Сәит Ахмадуллин, адвокат Ольга Новикова, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Дамир Һадиев, социаль яклау бүлеге белгече Гүзәлия Садретдинова бала хокукларын яклауга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
Ә сораулар дөрестән дә көн үзәгендәге мәсьәләләргә кагылышлы иде. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны мәктәптә бушлай ашату турында сорау мондый статуска ия күп гаиләләргә кагыла. Россия Федерациясенең күп кенә регионнарда, шулай ук Татарстанның кайбер районнарында бу нәкъ шулай оештырыла да. Күп балалы дип өч яки аннан күбрәк баласы булган гаиләләр саналса да, безнең районда бу бары дүрт яки аннан күбрәк баласы булганнарга гына кагыла. Мәгариф бүлеге мөдире киләчәктә бу мәсьәләне күз уңында тотып, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә ышандырды.
Район авылларының берсендә гомер итүче гаиләдә әни кеше баласын иренә калдырып китә. Ир билгеле, бүтән гаилә булдыра һәм баланы карау әбисенә кайтып кала. Туганнан баланы 12 яшенә кадәр үстергән әби бу балага бернинди пособие да, хөкүмәттән ярдәм дә ала алмый. Чөнки әнисе ата - ана хокукларыннан мәхрүм ителмәгән. Әни күрше республикадан булса да, бүгенге көндә районыбызның икенче бер авылында гаилә корып яшәп ята. Әле тагын өч бала үстерә. Бала яшәгән йортта әбисенең ире, балалары да яши. Йорт бик кечкенә, шуңа да әби кеше баланың киләчәге өчен борчыла. Бу очрак буенча баланың әнисен судка бирү турында карар кабул ителде. Сораулар белән беррәттән балага милекне васыять итү буенча консультация алучылар да булды. Инвалид балаларга фатир бирү буенча чиратның ничек баруы белән дә кызыксынды райондашлар.
Бу көнне очрашуда катнашучыларга бала хокукларына кагылышлы барлыгы 8 сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Иң күп сораулар мәгариф өлкәсенә кагылышлы иде. Башлангыч сыйныфларда укучыларның уку программасының катлаулылыгына да, дәрес бирүнең нечкәлекләренә кагылышлы сораулар да бар иде. Гозер - үтенеч белән килгән һәркем үз соравына җавап таба алгандыр дип уйлыйм. Мондый очрашулар киләчәктә дә ешрак булсын иде дип тә телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев