23 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә дә 47 хатын-кыз авырый
Сәламәтлек Сөт бизе шеше Соңгы вакытларда халык арасында яман шеш авыруы белән чирләүчеләр аеруча артты. Рак, яман шеш, "өч хәреф"... - ничек кенә атамый аны халык. Үз башына төшкәннәр арасында чирне каргаучылар да, "Дошманыма да теләмәс идем", диючеләр дә җитәрлек. Хәзер яман шеш авыртулары статистикасы чәчләр үрә торырлык саннар китерә....
-
Әтнәлегә кыйммәткә төшкән экономия!
Ут чыбыклары һәм электр счетчиклары белән законсыз рәвештә куллануны күп кенә гражданнар җитди закон бозуга санамыйлар. Әмма мондый эшләр күңелсез хәлләргә китерергә мәмкин. Әтнә район электр челтәре хезмәткәрләре тарафыннан Олы Әтнә авылындагы бер урамда урнашкан трансформатор подстанциясеннән киткән электр челтәрләрендә зур күләмдә электр энергиясенең читкә китүе ачыкланды. Бу читкә киткән...
-
Автобустан чыккан да... түнгән
Урам уртасында бер ир-ат аунап ятуга игътибар итүчеләр күп булгандыр. Полиция хезмәткәрләре игътибар итеп кенә калмадылар, янына барып, әңгәмә корырга азапландылар...
-
Безнең хоккейчылар куандыра
Сүзне көндәшләрдән башламыйча булмый, чөнки "Көнбатыш" конференциядә аларга җитүче юк. Әйтик, СКА 33 уеннан соң 82 балл туплады. Иң күп алка (148) кертүче дә, иң азны (51) үткәрүче дә Санкт-Петербурга хоккейчылары.
-
Газ җиһазың тәртиптәме
Агымдагы елның ноябрь аенда Арча һәм Әтнә районнарындагы күпфатирлы йортларында һәм социаль өлкә объектларында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан, газ җиһазларын куллануга юнәлдерелгән профилактик тикшерү эшләре бара. Күп балалы гаиләләр, ялгыз олы яшьтәге кешеләр һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләр яшәгән йортларга аеруча зур игътибар бирелә. Тикшерү барышында түбәндәге хокук...
-
Депутат хәлгә керде
Бүген Әтнә халкын Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Ирек Хәйдәр улы Зиннуров кабул итте. "Ашыт" мәдәни-спорт үзәгенең "Бердәм Россия" башкарма комитеты бүлмәсенә сораулары булучылар шактый җыелган иде. Рәсми затлар гына түгел, кем әйтмешли, "рядовой"лар да җитәрлек иде. Депутат, Татарстанның гына түгел, Россиянең легендар спортчысы, ватерпол остасы, сорауларга теләп җавап бирде....
-
Соңга калдым, әнкәй... – “Әтнә таңы”
Тиздән кадерле әниләребезнең бәйрәме җитә. Барлык әниләрне дә котлыйм. Исән чакта кадерләп калыйк аларны. Соңга да калына икән... Авылымнан киткән чакта, Әнкәй калды озатып. Күкрәгенә кысты ул- Күз яшенә чыланып. Рәнҗемә син мина, Кайталмаган чак булгандыр. Күргәч кабат мине әгәр, Йомшак күңелен туладыр. Күңелең белән җибәрмәдең, Тутырып карадын күземә. Кулны...
-
Югары уку йортына алу тәртибен үзгәртергә тәкъдим итәләр
Татарстан Министрлар Кабинетының икътисади совет утырышында Президент бик кызык тәкъдим ясады. Ул уку йорты мөмкинлеген түгел, предприятиенең кадрларга мохтаҗлыгын исәпкә алырга кирәк дип саный. Татарстан Президенты пресс-хезмәтендә әнә шундый мәгълүмат бар. Бу хакта "Российская газета" яза. Әлегә бездә диспропорция - чөнки барлык вакансияләрнең яртысы диярлек төзелеш һәм эшкәртү өлкәсенә туры...
-
Әтнәдә бала хокукларын яклау буенча сорауларга җавап бирделәр
Очрашу Бала гына дисәк тә 1954 елда Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамсблеясы бөтен илләрдә Бөтендөнья бала көне үткәрү турында мөрәҗәгать белән чыга. 1959 елнын 20 ноябрендә исә балалар хокуклары турында декларация кабул ителә. Шул көннән бирле бу көн бала хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Фәридә ФИЛАТОВА Шул ук вакытта...
-
Тылсымга ышаналар икән әле (Сораштыру)
"Яңа ел якынлаша... Ә Сез Кыш бабайга ышанасызмы?" - Шул исемдә "Сораштыру" үткәргән идек. Җавап нәтиҗәләрен күргәч гаҗәпләндек тә, шатландык та. Сораштыруда катнашучыларның 40 проценты "Мин тылсымга ышанам", дип җавап биргән. Тагын 30 % сораштырылучы "Әлбәттә" дигән җавап белән шаккатырды... Бер яманның бер яхшысы, диләр бит. Яшибез икән әле болай...
-
Әтнәләр, “ЗАМАНА ӘНИСЕ – МИНЕКЕ КЕБЕК...”
Әнием. Минем әни бик сөйкемле, Һәм дә бик тәмле телле. Һәрвакытта хөрмәт итә, Олыны һәм кечене. Мин әнине яратам, Әни мине ярата. Озын гомер, сәламәтлек, Бәхетләр телим аңа. Көз аенда тугангамы, Ул бик ярата көзне. Бәйрәм белән котлыйм бүген Әниемне һәм Сезне! Айниз Каюмов Әтнә районы, Ары авылы