Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлегә кыйммәткә төшкән экономия!

Ут чыбыклары һәм электр счетчиклары белән законсыз рәвештә куллануны күп кенә гражданнар җитди закон бозуга санамыйлар. Әмма мондый эшләр күңелсез хәлләргә китерергә мәмкин. Әтнә район электр челтәре хезмәткәрләре тарафыннан Олы Әтнә авылындагы бер урамда урнашкан трансформатор подстанциясеннән киткән электр челтәрләрендә зур күләмдә электр энергиясенең читкә китүе ачыкланды. Бу читкә киткән...

Ут чыбыклары һәм электр счетчиклары белән законсыз рәвештә куллануны күп кенә гражданнар җитди закон бозуга санамыйлар. Әмма мондый эшләр күңелсез хәлләргә китерергә мәмкин.

Әтнә район электр челтәре хезмәткәрләре тарафыннан Олы Әтнә авылындагы бер урамда урнашкан трансформатор подстанциясеннән киткән электр челтәрләрендә зур күләмдә электр энергиясенең читкә китүе ачыкланды. Бу читкә киткән электр энергиясен табу максатыннан төрле чаралар уздырыла. Шуларнын берсе рейдлар уздыру.

Мәсәлән, 17 ноябрь көнне кичке рейд вакытында Олы Әтнә авылында яшәүче электр энергиясеннән кулланучының әлектр счетчигына тәэсир итүче жайланма көйләп куюы ачыкланды. Җайланма йогынтысы астында электр счетчигы кулланган электр энергиясен исәпкә алмаган. Бу кешегә карата электр энергиясен хисапсыз куллану турында акт төзелде. Үзгәртелгән күрсәткечләр «Урлаучыга» күпмедер вакыт электр уты белән ирекле куллану мөмкинлеге биргән. Әмма хәзер язылган акт нәтиҗәләре буенча аңа 30240 сум күләмендә акча түләргә туры киләчәк. Бу сумма бер ай элек булган контроль тикшеру вакытыннан саналды. Әгәр бу кулланучыда контроль тикшеру өч ай элек булган булса, бу «Каракка» акт буенча якынча 100 000 сум туләргә туры килер иде.

Хөрмәтле электр энергиясен кулланучылар!

Утка азрак түлибез дип төрле юллар белән ут урлау, төрле җайланмалар ярдәмендә электр счетчикларына йогынты ясап, аның күрсәткечләрен киметү шактый кыйммәткә төшә. Ут урлаган өчен түләү күләме электр счетчигы буенча тотылган электр энергиясе бәясеннән күпкә югары. Аннан тыш район электр челтәре хезмәткәрләре ут урлаган кулланучы турындагы мәгълуматны полиция хезмәткәрләренә дә җиткерергә хокуклы. Бу очракта полиция хезмәткәрләре ут урлаучыга тагын бер акт төзергә тиеш, ул п.7.19 КоАП РФ буенча төзелә. Шуның нигезендә ут урлаучы административ жаваплылыкка тартыла һәм 10 000- 15 000 сумга кадәр өстәмә штраф түләячәк. Намуслы булыйк, электр энергиясен урлауга юл куймыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев