Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә чисталык икеайлыгы башлана

Икеайлык Чиста да инде безнең халык Шулай дип сокланып бик язасы килә дә бит... Тик мондый югарылыкка менә алмабыз инде. Район үзәгенең урамнарын әйләнеп кайттым да аңыма килә алмый утырам, нишләп шул дәрәҗәдә түбән төштек без. Өйләребез дә бик чиста, ишек аллары да ялт иткән, капка аллары да түзәрлек, ә...

Икеайлык

Чиста да инде безнең халык

Шулай дип сокланып бик язасы килә дә бит...

Тик мондый югарылыкка менә алмабыз инде. Район үзәгенең урамнарын әйләнеп кайттым да аңыма килә алмый утырам, нишләп шул дәрәҗәдә түбән төштек без. Өйләребез дә бик чиста, ишек аллары да ялт иткән, капка аллары да түзәрлек, ә менә урамнар кот очарлык, тегендә дә чүп, монда чүп, ниләр генә юк, шампунь шешәләре, пластик бутылкалар, ул очкан пакетлар, чәй кәгазьләре, ниләр барын язарга да кул бармый хәтта, ник шулкадәр шакшы без? Район үзәге бу, аның чисталыгы өчен без генә түгел авыллар да тырыша, алып килеп кенә ыргыталар чүпне, кайсылары машинадан гына чөеп китәләр. Кемне гаеплик? Берничә ел элек контейнерлар гаепле иде, аларны да бетердек, бер мәл чисталык урнашкан кебек булган иде, тагын бетте. Атнага ике мәртәбә трактор чүпне җыеп китә, коммуналь хуҗалыкны гаепләүчеләр булса да, аларны гаепләп язарга да кул бармый, оят, бер тракторчы бөтен Әтнәнең чүбен җыя, ничә төшеп ничә менәргә кирәк, ике кеше билгеләргә оешманың финанс мөмкинлеге юк. Ике түгел, өч кеше булса да, шушы хәл булачак, чөнки үзебез чисталыкны саклый белмибез.

Бар бит чиста авыллар, аларның тәҗрибәсен кулланып эшлибез, югыйсә. Ә җаваплылар, авыл җирлеге хезмәткәрләре нәрсә карый, диярсез? Алар да шул без күргәнне карап йөриләр. "Әйтеп арыдык, халык үзе тәртипсез, трактор киткәнен күрә торып, чүпне урам башларында калдырып кереп китәләр, ике-өч көн эчендә аның тараласын белеп калдыра бит ул аны..."- диләр.

Пычраттык. Инде хәзер чистарынырга кирәк. 1 апрельдән икеайлык башланды. Елдагыча оешмалар килеп җыештырыр әле, дип көтеп утырасы түгел, "Урамнар оешмаларга бүленгән, барысы үзләренекен беләләр, халыкка да җиткерәсебез килә, оешмалар урамнарны чистарталар, капка төпләрен түгел. Капка алдын һәр хуҗалык үзе җыештыра. Ә капка алдында яткан төзелеш материалларына килгәндә, төзелеш алып барасыз икән кулыгызда белешмә булсын, төземәсәгез озак еллар яткан материаллар булса, аларына чара күреләчәк, район башкарма советы каршында комиссия эшләп килгәнен барыбыз да беләбез, штраф сала башлагач берәүгә дә ошамый, суммалары аз түгел, меңнәр белән исәпләнә, шуңа күрә алдан чарасын күрү кирәк",- ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев. Ә урам чатларында күче-күче белән ятучы чүпләрне җыештыру хакында уйланыйк, аерым-аерым аларны җыештыра торган түгел, чөнки көрәк, сәнәк, техника кирәге бәхәссез. Бәдри Җиһаншин, Казан урамы чатлары әнә шундый. Башка урамнар да шул хәлдә, тик алары ул кадәр үк түгел.

"Поле чудес"дип йөртелгән яңа бистәне дә әйләндек, рәхәт булып китте. Бар икән әле тәртип, чисталыкны саклаучылар. Очкан пакетлар ара-тирә генә күренде. Тик менә урам исемнәре язылган күрсәтмә такталар аз, я бөтенләй юк.. . - бу хакта да уйлау кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев