Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә язгы чәчү ахырына якынлаша

Эшләсәң эш карышмый, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Эше уң баручыны мактап әнә шулай диләр.

Бу очракта язгы кыр эшләрен күз алдында тотам. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 11 майга биргән сводкасына караганда, районда язгы чәчү дә 71 процентка үтәлгән яки тиешле 27667 гектар мәйданнарның 19738 гектарында башкарылган. Күмәк хуҗалыкларның күбесе - рапс һәм кукуруз чәчәләр. "Ленин"да 40 гектарда люпин да чәчтеләр.

Быелгы язгы кыр эшләренең, шул исәптән чәчүнең төп үзенчәлеге шул - күмәк хуҗалыклар барлык эшләрне бер чама башкаралар. Әйтик, язгы чәчүне уртача 71 процентка үтәсәк, "Шахтер" һәм "Уңыш"та ул - 79-84, "Мәңгәр" һәм "Дусым"да 50-58 процент тирәсе. Аерым культураларга килсәк, борчак тулысынча чәчеп тәмамланды, арпа, солы, хәтта сабан бодае тәмамлану алдында. Хәер, алары да кайбер хуҗалыкларда гына калып бара инде.

Шул ук көнгә язгы чәчү Татарстан буенча 69 процентка башкарылды. Узган елны бу көнне 54 процент кына иде. Зәй, Апас кебек көньяк районнарда 94-90 процент ук тәшкил итә. Шунысы куанычлы, безнең район да алдынгы - әйдәп баручылар исемлегендә. Район авыл хуҗалыгыннан алган мәгълүматларга күз салыйк.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - чәчкән мәйданнар (гектарларда), өченче - чәчкән мәйданнар (процентларда)

Уңыш 2182 84

Шахтер 2569 79

Күңгәр 1326 77

Ленин 3290 75

Таң 2522 73

Тукай 3359 71

Күшәр 2083 70

Дусым 1199 58

Мәңгәр 1208 49

Район буенча 19738 71

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев