11 май 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә иртәгә боз яварга мөмкин
Һава торышы кискен бозыла, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. 12 май көннең икенче яртысында һәм кич, 13 май төнендә Татарстан территориясендә актив фронталь бүлекләр узачак. Урыны белән яшен, боз яву һәм көчле яңгырлар көтелә. Җил көчәйгәндә секундына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин....
-
ЮХИДИга яңа вәкаләтләр бирергә телиләр - “Әтнә таңы”
Киләчәктә Дәүләт автоинспекциясе юллар һәм торак районнарны проектлау белән дә шөгыльләнергә мөмкин. ЮХИДИ турындагы карарга әнә шундый өстәмәләр кушарга телиләр. Үзгәрешләр нигезендә, ЮХИДИ шәһәр төзелеше һәм техник киңәшләр бирү эшендә катнашырга мөмкин. Бу хакта "Российская газета" яза. Бу үзгәрешләр кабул ителсә, ЮХИДИ микрорайоннар проектлауда, керү-чыгу һәм андагы хәрәкәт линияләрен проектлауда...
-
Әтнәләр, тормышның якты яклары да күп
Газеталарда күп вакыт тормышның караңгы якларын яктырталар, зарланалар. Заманы шундый дияргә ашыкмагыз. Яшәешебезнең ак, якты яклары да бик күп. Күрә белергә генә кирәк. Әйтик, үзебез яшәгән "Уңыш" хуҗалыгын гына алыйк. Җитәкчелек булдыра алганча колхозчыларга гына түгел, үз территориясендә яшәүче һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Аттан ала да туа, кола да туа...
-
Әтнәләр уңышлы чыгыш ясадылар
3-7 май көннәрне шахмат буенча Казан шәһәренең ачык беренчелеге узды. Шартлары нигезендә, биредә алдагы 20 урынга узган шахматчыга Халыкара турнирларда катнашу мөмкинлеге бирелә. Әлбәттә, турнирда катнашуның төп максаты - шахматчы егет-кызларның осталыгын арттыру булды. Сынатмадылар яшь шахматчылар. Ислам Муөхәмәдҗанов - 5,5, Азалия Мифтахова - 5 һәм Самат Шәрәфиев 4,5 балл...
-
Әтнәгә Татьяна Воропаева килде
Бүген "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстандагы Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Васильевна Воропаева район оешмалары хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу барышында җитәкчегә пенсия суммасына, җир налогына, балалар пособиеларына, ЕГАИС системасына кагылышлы сораулар бирелде. Татьяна Васильевна һәр сорауны игътибар белән тыңлап, кулдан килгәнчә ярдәм итәчәген ышандырды.
-
Әтнәдә дә язгы чәчү ахырына якынлаша
Эшләсәң эш карышмый, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Эше уң баручыны мактап әнә шулай диләр.
-
Әтнәләр дә мөрәҗәгать итә ала
2016 елның 16 маенда 09.00дән 17.00 гә кадәр хәрби хезмәткә чакырылыш барышында гражданнарның хокукларын саклау һәм хокукый ярдәм күрсәтү буенча халык өчен " кайнар линия" эшләячәк. Халыкка бәхәсле мәсьәләләрне чишү һәм кирәкле мәгълүмат бирүдә Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкиллек аппараты, ТР хәрби комиссариаты хезмәткәрләре ярдәм итәчәк. Телефоннар 8(843)236 89...
-
Әтнәләр ашау-эчүгә акчаны күбрәк тота башладылар
Бу әтнәләргә генә түгел, гомумән, татарстанлыларга хас. Республиканың сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы мәгълүматлары шул хакта сөйли. Әйтик, агымдагы елның беренче кварталында 182,1 миллиард сумлык товар сатылган. Бу алдагы елның шул ук чорындагыдан 1,4 процентка азрак. Шул ук вакытта җәмәгать туклануы әйләнеше арткан һәм 8,6 миллиард сумга җиткән. Чагыштырсак, Әтнәдә дә...
-
Әтнәдә җылы була
11 май көнне республика буенча аяз һава торышы көтелә. Көндез 15-16, төнлә 7 градус җылы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. http://intertat.ru/tt