Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, тормышның якты яклары да күп

Газеталарда күп вакыт тормышның караңгы якларын яктырталар, зарланалар. Заманы шундый дияргә ашыкмагыз. Яшәешебезнең ак, якты яклары да бик күп. Күрә белергә генә кирәк. Әйтик, үзебез яшәгән "Уңыш" хуҗалыгын гына алыйк. Җитәкчелек булдыра алганча колхозчыларга гына түгел, үз территориясендә яшәүче һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Аттан ала да туа, кола да туа...

Газеталарда күп вакыт тормышның караңгы якларын яктырталар, зарланалар. Заманы шундый дияргә ашыкмагыз. Яшәешебезнең ак, якты яклары да бик күп. Күрә белергә генә кирәк.

Әйтик, үзебез яшәгән "Уңыш" хуҗалыгын гына алыйк. Җитәкчелек булдыра алганча колхозчыларга гына түгел, үз территориясендә яшәүче һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Аттан ала да туа, кола да туа диләр бит. Шуның шикелле кешенең дә төрлесе бар: уйлаганы, максат итеп куйганы кимчелекне барыбер таба.

Ә менә без куанычыбыз белән уртаклашырга булдык. Белүебезчә, тирә-як хуҗалыкларда пай җире исәбеннән 1әр рулон печән бирделәр. Ә безгә 5әр рулон өләштеләр. Мондый очракларда кимчелек эзләүчеләр дәшми-тынмый калуны хуп күрәләр шул. Тормышның караңгы ягын гына түгел, якты ягын да күреп куанырга, искә алырга кирәк, җәмәгать.

Илфат ГЫЙЛЬФАНОВ, Рузалия ҖӘЛӘЛЕТДИНОВА, Әйшияз авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев