Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кеше капка алдын кем җыештырырга тиеш

Газетабыз сайтында шул исемдә сораштыру үткәрдек. Проблемага Әтнә халкының битараф булмавы куандырды.

Бер ай дәвамында тавыш бирүдә 110 кеше катнашты. Биредә Олы Әтнә авыл җирлеге уйланырлык нәтиҗәләр дә бар. Әйтик, респондентларның 72,7 %, ягъни, районда яшәүче 13 меңләп кешенең 9 мең 400е "Һәркем үз капка алдын үзе чистартсын", дигән фикердә. Ул гына да түгел, тагын 10 % райондаш - 1300ләп кеше "Көченнән килмәүче кеше ялласын" һәм "Җыештырмаучыга штраф салырга кирәк" дип саный.

Һәм НИБАРЫ 17,3 % сораштырылучы - бу районда яшәүчеләрнең 2200ләбе дигән сүз, капка алдын оешмалар җыештырырга тиеш, дигән фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев